Чит ил инвесторларының Русиягә акча кертүләре елдан ел кими бара. 2019 елда чит ил бизнесы Русиядә 191 проектка акча белән катнашкан булса, 2020 елда – 141 проектка акча керткән, дип яза РБК Европа илләренең инвестиция ягыннан җәлеп итүчәнлеге турында EY аудит-консалтинг ширкәте исәпләп чыгарган саннарга нигезләнеп.
2020 ел күрсәткече соңгы алты елда иң кечкенәсе булган, ул 2014 ел дәрәҗәсенә якынлашкан. Ул елны чит илдән туры инвестицияләр Русиядәге 125 проектка гына бирелгән.
2020 елда кертелгән инвестицияләрнең өчтән икесе генә яңа проектлар, калган өлеше (31 процент) – булган проектларга акча бирү диелә.
Гыйнварда билгеле булганча, 2020 елда Татарстанда инвестицияләр күләме 2015 ел дәрәҗәсенә төшкән. Республикага чит ил инвестицияләре 25 процентка кимегән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!