Accessibility links

Кайнар хәбәр

TikTokны тыйсалар, башкасы барлыкка киләчәк


Марсель Ганиев һәм Ләйлә Лерон
Марсель Ганиев һәм Ләйлә Лерон

Азатлык Радиосының чираттагы "Татарча подкастында" TikTok социаль челтәре һәм андагы татар контенты турында фикер алышу булды. 

TikTok алгоритмнары ничек эшли? Анда татар контенты күпме? Балаларга нинди чикләүләр куярга? Тик-Токны тыю нәрсәгә китерергә мөмкин? Бу хакта социаль челтәрләрләрдә маркетинг белгече, блогер, төрле татар проектлары авторы Ләйлә Лерон һәм Казакъстаннан тиктокер, tatar.prince аккаунтын алып баручы Марсель Ганиев белән сөйләштек.

TikTok алгоритмнары ничек эшли?

Ләйлә Лерон. TikTokта аудитория җыю бик җиңел, бигрәк тә хәзерге вакытта. Анда актив, яшь кешеләр утыра, алар видеолар карарга һәм реакция җибәрергә иренми. Видео сыйфатлы һәм кызыклы булса, TikTok аны күп кешеләргә күрсәтергә әзер. Инстаграм һәм YouTube-тан нәкъ менә шуның белән аерылып, ул видеоларны күп кешегә күрсәтергә тырыша.

Анда ике тасма бар. Берсендә син язылган аккаунтлардагы видеоларны карарга була. Икенчесе "рек" дип атала, ягъни киңәш ителгән видеолар. "Рек"ка эләксәң, сине күп кеше карый дигән сүз. Сиңа язылучылар гына түгел, Тик-Ток аларны башка аудиториягә дә күрсәтергә тырыша. Аннары сиңа сылтама җибәрсәләр, ул видеоларны TikTokта аккаунты булмаган кешеләр дә карый ала.

Ләкин моның бер тискәре ягы бар, бу социаль-челтәрдә сәгатьләр буена утырырга мөмкин

Тагын бер үзенчәлек бар. Бер видеоны күргәнсез, аңа лайк куйгансыз икән һәм алгоритм сезнең бу видеоны ахырга кадәр карап бетергәнне аңласа, ул сезгә гел шуңа охшашларны гына күрсәтәчәк. "Нишләп минем аккаунтта гел чәчәкләр генә чыга" диючеләр бар. Димәк, син бер видеоны карагансың да, алгоритм сиңа бакчачылык белән бәйле видеолар күрсәтә. Шулай итеп, TikTok алгоритмы сезгә кызыклы булган теманы күрсәтсен өчен ниндидер реакция бирергә кирәк: лайклар, комментарлар калдырырга. Ләкин моның бер кире ягы бар, гел сезнең өчен кызыклы постлар күрсәткәнгә, бу социаль-челтәрдә сәгатьләр буена утырырга мөмкин.

Марсель Ганиев. TikTokта алгоритмнар миңа уңайлырак. Әйтик, син татар теле белән кызыксынасың икән, синең "рек"ларда бары тик татар теле турында видеолар гына чыга. Яки башка син кызыксынган темалар. Мин былтыр ноябрьдән татар телен өйрәнә башладым һәм шуннан бирле TikTokта теркәлеп блог алып барам. Татар телен Әйдә!Онлайн һәм "Ана теле" проектлары ярдәмендә өйрәнәм, TikTokта теркәлгәннән бирле татарча сөйләшүче бик күп дуслар таптым. Моңа кадәр казакъ телен белә идем, шуңа күрә татар телен өйрәнү җиңел булды.

​TikTok-ны япсалар, башкалар килеп чыгачак
please wait

No media source currently available

0:00 0:34:43 0:00
йөкләү

TikTokта татар контенты күпме?

Ләйлә Лерон. Татар контенты анда бик аз, булганының да сыйфаты начаррак. Мисал итеп казакъларны китерәм. Сыйфатлы видеолары күп. Ә безнең күп очракта калькалаштыру, идеяләрне каяндыр урлап алу, чөнки без блогерлыкка өйрәнеп кенә барабыз. Хәер, TikTok калькалаштырырга уңайлы мәйдан, анда бернинди дә яңа әйбер уйлап табарга кирәкми, ниндидер бер тренд барлыкка килә һәм син шул трендка карата бер видеоңны төшерәсең.

TikTok театрларга бигрәк тә кирәк, артистлар әллә ниләр уйлап чыгара алыр иде

Минемчә, TikTok һәм башка социаль челтәрләрне бизнес та, дәүләт оешмалары да, экспертлар да кулланырга тиеш. Тик-Токта аудиториягә шаяртулар, кыска-кыска видеолар яхшы керә. Театрларга бигрәк тә кирәк, аларның артистлары әллә ниләр уйлап чыгара алыр иде.

Марсель Ганиев. Казакъстанны мисал итеп китерсәгез дә, анда да контент күбрәк урыс телендә. Деколонизация темасы күтәрелә башлады, әлбәттә. Күп кешеләр бары тик казакъча сөйләшергә тырыша, ләкин күпчелек контент урысча.

Ләйлә Лерон. Бу аңлашыла да, урысча сөйләшсәң, сине зуррак аудитория аңлый. Ә татар телендә генә, яки казакъ телендә генә алып барсаң, аудиторияң тарая. Бер блогерга да андый әйбер кирәк түгел.

Ни дисәң дә, казакъ феномены кызыклы ул, музыкада да, юморда да, алар Русиядә дә популяр. Казакъча сөйләшмәсәләр дә, алар үзләрен казакъ дип кычкырып әйтәләр, шунысы кешегә ошый. Татарлар арасыннан да шундыйлар булсын иде.

Блогерлар урысча сөйләшсәләр дә, казакъ телендә лә сүзләр өстәп куя. Бу колоритны арттыра һәм урыс телен генә белгән кешеләр комментларда "нәрсә әйтте ул, тәрҗемә итегез әле" дип яза башлый. Ә кемдер өстәп куя "мин татар, мин аңладым", "мин башкорт, мин дә аңладым" дип.

Телдән, татарлыктан көлү, татарча сүгенү кешеләрне үпкәләтмиме?

Ләйлә Лерон. Бу манипуляция, блогер белә, әзрәк кенә дөрес сүз сөйләмәсәң, кеше сине ачулана башлый, комментарлар күбрәк калдыра, димәк, караулар, колачлаулар да арта. Шуңа күрә блогерлар аудиторияне әзрәк кенә селкетеп алыр өчен сүгенүләр кертә. Шундый хайпка һәм негатив комментарларга әзер икәнсең, аны кулланырга мөмкин. Гади караучылар андый видеоларны бер сүз дә язмыйча узып китсә, алар төшермәсләр тә иде. Алар вампирлар кебек сезнең комментарларга сөенеп утыра. Андый әйберләр булганда, узыгыз да китегез, бер-ике елдан андый видеолардан кеше арый, блогерларның төшерәсе килмәячәк. Кем ул видеоларны карый дип, аптырыйбыз. Ләкин карыйлар, чөнки кешенең мондый эмоцияләрне дә кичерәсе килә.

Марсель Ганиев. Бу провокацион контент инде. Русиядә туган телләрне ихтыярига калдыру турында бер видео чыгарган идем. Күп комментарлар калдырдылар, удмуртиядән, якутиядән. Мин үзем удмурт, ләкин туган телемдә сөйләшмим, чөнки мәктәптә өйрәнмәдем диләр. Күп татарлар "безгә татар теле кирәк түгел" дип язган, мине бу бик гаҗәпләндерде. Ләкин мин аңладым, бу тема безгә бик мөһим, һәм кешеләргә бу хакта сөйләргә кирәк.

Ләйлә Лерон. Татар теле безгә кирәкми дигән әйбер белән очрашкан булды. Бу кызык әйбер. Мәсәлән, 2017 елда татар теленә каршы көрәш барган вакытта Вконтактеда махсус төркемнәр оешты. Анда татар исем-фамилияле кешеләр "безгә дә кирәк түгел ул татар теле" дип яза башладылар. Мин кем икән бу дип тикшереп карадым һәм аларның бот икәнлеген күрдем. Татарлар да татар теленә каршы дигән фикер тудырыр өчен булдырылган, күрәсең. Шуңа күрә күп орчакта мондый күренешләргә ышанып та бетмим. Бу сәясәт кенә булырга мөмкин. Татарлар бер-берсенә үпкәләп утырсыннар өчен. Шуңа күрә мондый негатив комментарларга бөтенләй карамаска кирәк һәм үз эшеңне алып барырга кирәк.

Ник татар җырлары TikTokта популяр түгел

Ләйлә Лерон. Тик-Токта иң популяр видеолар - ул бер җырга авызны ачып тору. Татар телендә дә шундый трендта булган җырларын күрәсе килә. Казакъ җырлары барлыкка килә башлады. Татарларның әлегә бер җыры да трендта юк. Хәзер күп җырчылар Тик-Ток өчен махсус җырлар яздыра. Клава Кока кебек җырчылар алдан ук бу җырны тыңлаганда ничек биергә икәнен күрсәтеп клипларын да эшли. Һәрбер бала иренмичә шуны кабатлый. Алар җырның 15, 30 секундлык вариантларын да әзерли. Музыкантлар Тик-Токка эләгер өчен нинди ритм кирәк икәнен аңлый. Казаннан Хәбиб дигән җырчы бар, аның "Ягода-малинка" җыры Тик-Ток өчен генә язылган, аны һәрбер бала белә.

Бездә, кызганычка, җырчылар МММчылар, сатучылар булып бетте

Бездә, кызганычка, җырчылар МММчылар, сатучылар булып бетте, челтәрле маркетингка кереп китте. Алар зур аудитория җыя да, аннары чүпрәк, көнкүреш химиясе сата башлый. Бу инде көлке, оят. Үпкәләсәләр, үпкәләсеннәр, мин мондый әйберне аңламыйм. Син җырчы икән, җырла.

TikTokта әлегә акча юк диләр блогерлар. Шуңа күрә аларның блоглары Инстаграмда да бар. Аудиторияңне бер челтәрдән икенчесенә күчерәсең һәм шулай итеп акча эшлисең диләр. TikTok - ул популярлык казану урыны. Балалар Тик-Токта ишетеп, ул җырны төрле музыка платформаларыннан сатып ала. Алар бик арзан, бер җыр 15-35 сум торырга мөмкин, ләкин миллион кеше алса да, ул күпме акча була бит.

TikTok һәм балалар

Ләйлә Лерон. 7-12 яшьлек балаларыгыз бар икән, TikTokка керсеннәр, ләкин бер колагыгыз белән аларның нәрсә караганын тыңлап утырсагыз әйбәтрәк. Дөрес видеога лайк куймасаң, сиңа туктаусыз кыяфәтсез видеолар килә. Яки балаң өчен видеолар тасмасын үзең ясый аласың. Татар видеоларына, остаханәләр видеоларына лайклар куеп чыксаң, сиңа тасмада бары тик яхшы контент күренәчәк. Шуңа күрә беренче атнада ата-ана үзе телефонны тотып утырып, балага шуларны күрсәтә ала.

Ә әзерлексез кереп китсә, балалар секталарга да, акча урларга өйрәтүчеләргә дә, тагын әллә нинди начарлыкларга юлыгырга мөмкин. Бу бөтен социаль челтәрләргә дә кагыла, ата-ана ягыннан фильтр кую кирәк.

TikTokны тыю

Ләйлә Лерон. Кайбер илләрдә, мәсәлән, Һиндстанда ул тыелган. Русия дә әзрәк капшап карый башлады: Твиттерның тизлеген киметеп карадылар, Телеграмны томаларга тырыштылар. Алар халык реакциясен тикшереп карадылар кебек, һәм аңлашыла ки, безнең халык бернәрсә дә эшләмәячәк. Монысы булмаса, башкасына күчәрбез дибез. TikTokны юк итсәләр, башка әйбер барлыкка киләчәк. Мондый әсбаплар бик күп, көн саен алар ачылып бара.

Оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный белән булган челленджларга килгәндә, ул очраклы булды дип саныйм. Сөйкемле, яшь ир, кызларга ошый, аның белән бәйле видеолар трендка кереп утырды. Аны "краш" (сленгта "йөрәкне җимерүче", "мәгъшук") дип атап, кызыклы видеолар төшерделәр. Моңа беркем дә акча түләмәгән, ул үзеннән-үзе барлыкка килгән дулкын. Навальныйга гади генә әйткәндә "повезло" дип уйлыйм мин. Моның өчен балаларга штраф салу ярамый. Навальный булмаса, Филипп Киркоров яки Сергей Лазарев яки Айдар Галимов булыр иде.

Марсель Ганиев. Кытай белән Русия арасында булсак та, Казакъстанда тыюлар әлегә юк. Бездә берничә сәяси блогер бар. Өстәп әйтер идем, TikTokта "Бердәм Русия" депутатлары да, Владимир Путинның фан аккаунтлары да бар.

Безне мәсәлән, Синҗан төбәгендә хәлләр бик борчый. Анда да казакълар бар, үзара бу хакта сөйләшәбез, ләкин сәяси дәрәҗәдә күтәрмибез.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG