Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе Twitter, TikTok һәм Google-га миллионнарча сумлык штраф салган


Әлеге ширкәтләр килештерелмәгән митингларга чакырган материалларны алып куймауда гаепләнә.

Мәскәүнең Таган мәхкәмәсе Twitter, TikTok һәм Google-га тыелган контентны алып куюдан баш тарткан өчен штрафлар салган дип хәбәр итә "Интерфакс".

Twitter-га килештерелмәгән чараларда катнашуга чакырылган постларны алып куймаган өчен алты беркетмә нигезендә 19 миллион сум штраф билгеләнгән. Моңа охшаш эшләр нигезендә апрельдә салынган штрафларны да исәпкә алганда, социаль челтәр барлыгы 27,9 миллион сум түләргә тиеш.

TikTok-ка да канунсыз урам җыенына чакыруларны алып куймаган өчен 1,5 миллион сум штраф бирелгән. Аның гомум штрафлары 4 миллион сумга җитте.

Google корпорациясенә 3,5 миллион сумлык штраф салынган. Ул эзләү системында тыелган контентны тиешле дәрәҗәдә сөзеп бирмәгән диелә. Элекке штрафларын кушканда, ширкәт җәмгысе 9,5 миллион сум түләргә тиеш.

Тыелган мәгълүматны алып куймауда гаепләп эре социаль челтәрләргә карата Роскомнадзор беркетмәләрне февральдән, оппозицияче Алексей Навальныйны яклап узган гыйнвар протестларыннан соң төзи башлады.

Моннан соң мәхкәмәләр Twitter, TikTok һәм Google-ны гына түгел, Telegram (5 миллион сум), "Одноклассники" (4 миллион сум) һәм Facebook (26 миллион сум) социаль челтәрләренә дә штарфлар салды.

Моннан тыш, Роскомнадзор Twitter-ны Русия кануннарын үтәргә һәм Русиядә таратуга тыелган контентны алып ташларга мәҗбүр итәр өчен 10 марттан социаль челтәрнең тизлеген киметә башлады. 10 марттан "Twitter 2017 елдан бирле алып куелмаган 3100 материалның 1900-гә якынын бетерде, бу материалларда балалар порнографиясе, әфьюн турында һәм үз-үзеңә кул салуга кагылышлы мәгълүмат бар иде" диелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG