Accessibility links

Кайнар хәбәр

Google корпорациясе беренче тапкыр Роскомнадзорга каршы шикаять биргән


Русия күзәтчелек оешмасы Google-дан аның Youtube хостингындагы 12 сылтаманы алып куюны таләп иткән. Әлеге видеоларда митинглар турында сүз бара.

Google корпорациясе Роскомнадзорның гамәлләре кануни булмавына зарланып, Мәскәү арбитраж мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Бу шикаять Роскомнадзорның Youtube-тагы 12 видеоны алып кую таләбенә карата бирелгән. Әлеге сылтамаларда митинглар турында материаллар урнаштырылган.

Әлеге мөрәҗәгать — Google-ның Роскомнадзорга каршы беренче тапкыр шикаять бирүе. Моңа кадәр Google үзенә каршы шикаятьләргә җавап бирүче генә булып торды, дип искәртә Коммерсант.

Оешманың шикаятендә мәгълүмат ресурсына керүне тыю канунга каршы килүе турында сүз бара.

Google-га куелган таләпләрне аңлатып, Роскомнадзор әлеге 12 сылтамада 21 гыйнвардагы килештерелмәгән митингларга чыгарга чакырулар бар, шул исәптән балигъ булмаганнарны да, дигән. Google бу эш турында аңлатма бирмәгән.

Юристлар фикеренчә, Русия хакимияте басымы арту сәбәпле, Google башка эш итәргә булган. Алга таба корпорация Русия хакимияте белән каршылыкны халыкара мәхкәмәләрдә дәвам итәргә мөмкин. "Google шикаятьне баш ширкәте исеменнән биргән, чөнки Русиядә беренче һәм апелляция мәхкәмәләрендә җиңелү ихтималын күз алдында тоткандыр, аннары бу карарларны халыкара мәхкәмәләрдә, мәсәлән, Европа мәхкәмәсендә шикаять итәргә уйлыйдыр" дип фаразлаган адвокат, AVG Legal вәкиле Алексей Гавришев.

2019 елның җәендә Роскомнадзор Русиядә тыелган кайбер сайтларны күрсәткән өчен Google ширкәтен 700 мең сум штрафка тарткан иде.

Узган атнада интернет хезмәте күрсәтүче чит ил ширкәтләрен Русиядә вәкиллекләрен ачарга мәҗбүр итүче канун өлгесе Русия думасына кертелде. Чит ил ширкәтләренең Русиядәге бүлекләре канун бозулар өчен җавап бирергә тиеш була. Бүлек ачарга теләмәгән ширкәтләрнең эшчәнлеген тыярга җыеналар.

Мартта Роскомнадзор тыелган материалларны алып куймаган өчен дип, Русиядә Twitter социаль челтәре тизлеген киметә башлады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG