Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАСА Венерага ике яңа тикшеренү миссиясе җибәрәчәк


Яңа проектлар планетаның атмосферасын һәм геология үзенчәлекләрен өйрәнүгә юнәлтелгән.

АКШның Аэронавтика һәм галәм киңлеген өйрәнү илкүләм идарәсе (NASA) Венерага ике миссия җибәрәчәген хәбәр итә. Бу проектларның максаты – планетаның һавасын, геология үзенчәлекләрен өйрәнү.

Кояштан ераклыгы ягыннан икенче булган бу планета ничек итеп "җәһәннәмгә охшаган дөньяга" әйләнгән, югыйсә аның бик күп сыйфатлары Җирдәгегә охшаган, дигән НАСАның яңа җитәкчесе Билл Нельсон агентлык хезмәткәрләре алдында беренче чыгышы вакытында, дип яза "Америка авазы".

"ДАВИНЧИ Плюс" исемле миссия Венераның тыгыз атмосферасын өйрәнеп, элек монда океаннар һәм органик тормыш булу-булмавын ачыкларга тырышачак. Бу АКШның Венераның атмосферасын өйрәнү максатыннан 1978 елдан бирле беренче миссиясе.

"ВЕРИТАС" атамалы миссия Венераның геология тарихын өйрәнәчәк, бу әлеге планета ни өчен Җирдән аермалы үсеш алганын аңларга ярдәм итәчәк, диелә.
Миссияләрне 2028-2030 елларда башлап җибәрергә ниятлиләр. Аларның һәрберсенә 500әр миллион доллар акча тотылачак.

Галәмне өйрәнү башланган гына елларда АКШ һәм Советлар берлеге Венерага берничә космик җиһаз җибәргән булган. 1962 елда НАСА җиһазы беренче тапкыр планетаны әйләндереп очыш ясый, ә советларның "Венера-7" планетаара станциясе 1970 елда беренче тапкыр планета өслегенә төшеп утыра. 1989 елда НАСА галәм шаттлы ярдәмендә Венера орбитасына "Магеллан" космик станциясе җибәрде.

Европа космик агентлыгы Венера орбитасына 2006 елда космик кораб очырды.
Венера зурлыгы һәм составы белән Җиргә охшаш, ләкин Кояшка бер ярым диярлек тапкыр якынрак. Планетада атмосфера басымы җирнекеннән 92 тапкыр югарырак, планета өслеге 460 градус кайнар. Болар планетада тереклек яши алмый торган шартлар. Тик галимнәр иң гади тормыш үрнәкләре планета атмосферасында 50-65 километр биеклектә булырга мөмкин дип фаразлый, анда атмосфера составы җирнекенә чагыштырмача охшаш диелә.

Февральдән АКШның Perseverance аппараты Марс планетасын өйрәнә. Ул Кызыл планетада борынгы тереклек формалары эзләрен эзләргә тиеш, кайтканда Җиргә Марс туфрагы үрнәкләрен алып кайтыр дип көтелә.

Майда Кытай да беренче галәм җиһазын Марска төшереп утыртты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG