Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан чит ил инвесторлары өчен Русиядә өченче урында


Республикага иң күп инвестицияләр кертүче – Кытай.

Татарстан чит илдән инвестицияләр кертү ягыннан Русия төбәкләре арасында өченче урынга чыккан. Моны Британиянең EY (Ernst & Young) аудит-консалтинг ширкәте уздырган тикшеренүләр күрсәткән.

Татарстанның туры инвестицияләр кертелә торган 10 проекты бар, бу 2019 елга караганда 11 процентка күбрәк, диелә. Татарстанның төп инвесторы – Кытай, ул электроника , транспорт җитештерү һәм сату өлкәләрендә инвестицияләр ясый.

2015 елдан башлап Татарстан Русиядә инвестиция климаты иң яхшы булган өч төбәк арасына керә, диелгән хисапта.

"Республика өч тапкыр илкүләм рейтингта беренче урынны алды. 2020 ел нәтиҗәләре белән Татарстан Мәскәүдән генә калышты, шулай итеп, инвесторлар өчен иң яхшы төбәк статусын раслады" диелә.

Чит ил инвесторлары өчен иң кызыклы төбәкләр – Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе. Русия үзе Европа илләре арасында инвестицияләр җәлеп итү ягыннан 11нче урынга чыккан, тик пандемия аркасында инвестиция проектлары азайган, 2014 ел дәрәҗәсенә калган, диелә.

Русия икътисадына инвестицияләр ясаучы илләр арасында беренче урында Германия, икенче урынны АКШ һәм Кытай алган, бу илләрнең һәрберсе Русиядә 15әр проект тормышка ашыра.

Татарстан белән Кытый арасында үзара сәүдә активлаша бара. 2017 елда Кытай Татарстанның чит ил сәүдә партнерлары унлыгына да кермәгән булса, 2020 елда беренче бишлектә урын алды.

2017 алдан башлап Кытайдан Татарстанга тауар кертү кискен артты. Республика Кытайга автомобиль җиһазлары, пластмасса һәм аннан эшләнмәләр, синтетик каучук сата. Кытайдан кара металлар һәм йөк машиналары сатып ала.
Элегрәк "Idel.Реалии" Кытайнең Идел буе төбәкләренә экспансиясе турында махсус проект башлаган иде. Анда Кытайның "Бер билбау – бер юл" дип аталган глобаль инициативасы сурәтләнә. Кытай Идел буена экспансиясен башлаганнан соң бу инициатива өчен төп әһәмияткә ия булган төбәк – Синҗанда репрессияләрнең актив фазасы башланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG