Accessibility links

Кайнар хәбәр

Красноярски краендагы мәчет имамы экстремизмда гаепләнеп ирегеннән мәхрүм ителгән


Имамга карата ике җинаять эше ачылган булган.

Красноярски краенда Беренче Көнчыгыш хәрби мәхкәмәсе Лесосибирски шәһәре мәчете имамы Марат Мөхәммәтшинга алты ел кырыс тәртипле колония хөкеме чыгарган. Бу хакта ФСБның Красноярски идарәсе хәбәренә сылтанып Русия басмалары яза.

35 яшьлек имам 2020 елның августында тоткарлана. ФСБ хәбәренә караганда, аңа карата башта террорчылыкка чакыру һәм аны аклау (Җинаять кодексының 205.1 маддәсенең 1нче өлеше) турында эш ачыла. "Дин, мөслеман традицияләрен һәм гарәп телен өйрәткәндә ул Красноярски крае кешеләрен террорчыл юнәлештә җинаятьләр кылырга һәм экстремистик материаллар таратуга этәргән" диелә тикшерү материалларында. ФСБ белдерүенчә, имам үз фатирында тыелган җыелышлар уздырган, "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме (Русиядә тыелган оешма) сугышчыларына ярдәм итү турында сөйләгән, әлеге оешма турында социаль челтәрләрдә мактап постлар һәм комментарлар калдырган.

Экстремизда гаепләүләр белән бергә имамга шулай ук сексуаль бәйләнүләрдә (Җинаять кодексының 133нче маддәсе) гаепләү белдерлгән. Тикшерү мәгълүматына караганда, ул бер кызны интим якынлык кылуга күндермәкче булып шантажлаган. Имам бу гаепләү белән килешкән дип белдерелә. Тикшерү эшләре 2021 елның мартында тәмамланган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG