Руcиядә беренче тапкыр тоткыннар төзелеш мәйданнарына эшкә җәлеп ителде. Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин РБКка барысы да ирекле рәвештә һәм хөкем ителгәннәр хезмәт хакы алачак, диде. Сынау Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә алып барыла. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте мәгълүматларынча, илдә 188 мең тоткын мәҗбүри эшкә җәлеп ителә ала.
"Мин бу теманы Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте белән сөйләштем. Минем уйлавымча, бу мөмкин әйбер. Әгәр тоткыннар теләсәләр, әлбәттә. Барлык тоткыннар да теләмәстер әле", диде Хөснуллин.
Түрә Советлар берлеген мисал итеп китереп бу тәҗрибәнең яңа түгеллеген әйтте. Моннан тыш, коронавирус пандемиясе сәбәпле төзелеш ширкәтләре мигрантларның китүе һәм кадрлар кытлыгы белән очрашты.
"Кешеләр лагерьда утырганчы эшләсеннәр", диде Марат Хөснуллин.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!