Accessibility links

Кайнар хәбәр

Изге Болгар җыены. 1100 еллыкка әзерлек


Быелгы җыенында катнашучылар

5 июнь Болгарда "Изге Болгар җыены" узды. Киләсе елда исламны кабул итүнең 1100 еллыгы Русия күләмендә зурлап бәйрәм ителәчәк. Быелгы җыен шул юбилейга әзерлек чарасы буларак оештырылды.

Җыенның ачылышы алдыннан Русия вице-премьеры һәм киләсе елда Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу тантанасын оештыру комитеты җитәкчесе Марат Хөснуллин түрәләр һәм мөфтиләр белән бер очрашу уздырды. Рәсми tatarstan.ru порталы хәбәренә караганда, очрашуда сүз күбесенчә Казанда Җәмигъ мәчетен төзү, Болгарга килү юлларын төзекләндерү, истәлекле датаны федераль дәрәҗәдә бәйрәм итү, бу темада конференцияләр оештыру турында барган.

Түрәләр һәм мөфтиләр Болгар ислам академиясе мәйданында сөйләшкән арада Болгар җыенына килгәннәр казан асып аш куеп җибәрде, тарихи урыннарны барып күрде. "Истәлек билгесе" бинасы янында бәет һәм мөнәҗәтләр, вәгазьләр тыңлап хозурланып утыручылар да шактый иде. Рәсми ачылыш буласы урын һәм Җәмигъ мәчете нигезләре тирәсе гадәттәгечә тимер читәннәр белән әйләндереп алынды. Керүчеләр полиция тарафыннан тикшереп кертелде.

"Изге Болгар җыены" узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:02 0:00

Җәмигъ мәчете нигезе уртасындагы тарихи багана тирәли быел да әйләнеп теләк теләргә теләүчеләр күренде. Быел андыйларга аңлату эшләре алып барылды. "Багана тирәли әйләнеп теләк телисез икән, бу гамәлегез Аллаһка ширык кылу саналачак, зинһар зур гөнаһ эшләмәгез, теләкләрегезне бары Аллаһтан гына сорагыз" дип аңлатты Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Бер якта ризык сатучылар гөрләтеп сату итте. Күп кенә гаиләләр үзләре җиргә җәймәләр җәеп саф һавада тамак ялгап алды. Икенче якта һәдия сатучылар сату итте. Милли орнаментлы яулыклар, бизәкле мендәрләр, курайлар, чигүле түбәтәйләр, Татарстан президентына ияреп башка түрәләр дә кия башлаган якасыз костюмнар сатучылар янында халык кайнап торды. Быелгы җыенда казылык сатучыларның күп булуы игътибарны җәлеп итте.

Изге Болгар җыенының рәсми ачылышы "Истәлек билгесе" бинасы янында көндезге 11дә башланды. Башта җыелган халык каршына чыгып Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев вәгазь сөйләде, дога кылдырды. Аннары тарихи Болгар җирлеген хәтерләткән җырлы-биюле театраль тамаша тәкъдим ителде.

"Тәүбә" мәрасимендә катнашуылар
"Тәүбә" мәрасимендә катнашуылар

Ул арада Кече манара яныннан мөфти Тәлгать Тәҗетдиннең "Тәүбә" мәрасимендә катнашкан яшелле-каралы байраклар җилфердәтеп, ак чалмалы, яшел чапанлы бер төркем кайтып төште. Алар тыныч кына сәхнәнең уң ягында рәсми ачылышны көтеп торды. Быел "Тәүбә" мәрасиме гадәттәгедән кыскарак булды.

Быелгы чарада кунак буларак Русия президенты аппараты вәкилләре, Русия думасы депутатлары, Кырым һәм Русия мөфтиләре, Татарстан митрополиты катнашты. Ә менә соңгы елларда "Изге Болгар җыенына" һәрдаим катнашып килгән Төркиянең Казандагы баш консулы бу юлы җыенга чакырылмаган булып чыкты, ул күренмәде.

Марат Хөснуллин чыгыш ясый
Марат Хөснуллин чыгыш ясый

Җыенның рәсми ачылышын Татарстанның элекке төзелеш министры, хәзер Русия вице-премьеры булган Марат Хөснуллин башлап җибәрде. Аның кәгазьгә карап укыган, минут ярым барган чыгышы тулысынча урысча яңгырады. Ул Татарстан җитәкчелегенә ел саен бу чараны оештырып килгән өчен рәхмәт әйтте, Путинның милли традицияләрне саклауга игътибар итүе турында фикерләрен җиткерде.

Вице-премьер шулай ук Русия башлыгының Болгарда ислам динен кабул ителүнең 1100 еллык юбилеен оештыруны аңа тапшыруын кабат искә төшерде, оештыру эшләре турында киңәшмә үткәрүләре турында әйтте.

Хөснуллинның мондый җыенда урысча чыгыш ясавы кайбер тамашачыларны аптырашта калдырды. "Мәскәүгә киткәч татарчасын онытканмыни бу егет?" дип пышылдашып алучылар булды.

Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Чыгышын бисмилла әйтеп башлаган Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фикерләрен башта татарча, аннан урысча җиткерде.

Бу истәлекле датаны Русия күләмендә матур итеп, истә калырлык итеп үткәрергә тиешбез

Миңнеханов Болгарда исламны кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләү турында фәрман чыгарган өчен Русия президенты Путинга рәхмәт әйтте. Хөснуллинның бу юбилейны оештыруда баш булачагын халыкка кабат искәртте. "Бу юбилей Татарстан, Болгар белән генә чикләнеп калмаячак, аны Русия күләмендә матур итеп, истә калырлык итеп үткәрергә тиешбез", диде ул.

Миңнеханов урысча чыгышында коронавирус турында да әйтеп үтте. "Пандемия бераз тынычланса да, ул тиз генә бетмәячәк. Вакцина ясатуыгызны сорыйм. Башка юлларны эзләмәгез. Республика җитәрлек вакцина белән тәэмин ителгән", дип белдерде Татарстан президенты.

Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев соңгы ун елда Болгарда башкарылган төзекләндерү эшләренә тукталды. "Марат Хөснуллин, Рөстәм Миңнеханов әйткән сүзләр - Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән хыялыбызның тормышка ашуы. Минем сезгә һәм үзебезгә дә, халкыбызга да рәхмәт әйтәсем килә", дип тәмамлады ул сүзен.

Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үз чыгышын кыска тотты. Төп фикерләрем өч өлештән тора, диде ул.

Русиядә вакыт ягыннан беренче дин — ислам дине

"Беренчесе — киләсе елда ислам кабул итүебезгә 1100 ел була. Моны үткәрү насыйп булсын иде. Аны үткәрү бик мөһим. 922 елда без Русиядә ислам динебезне кабул иттек. Ә христианлык Русиягә 66 елдан соң гына керә. Димәк, Русиядә вакыт ягыннан беренче дин — ислам дине. Шуның өчен бу дата безнең өчен бик мөһим.

Икенчесе — Русиядәге җанисәп. Бу сынауны барыбызга да уңышлы узарга насыйп булсын җәмәгать. Барыбыз да үзен татар дип язсын. Милләтебездән ваз кичмик.

Өченче фикерем — ул да булса туган телдә сөйләшү. Чөнки ул - Раббыбыз амәнәте. Раббыбыз Коръәндә "Мин сезне төркем-төркем, халыкларга бүлеп бар иттем", ди. Димәк, туган телебездә сөйләшү, аралашу, укыту - ул Раббыбыз амәнәте. Шуңа күрә аны сакларга кирәк, диде Камил Сәмигуллин.

Тәлгать Таҗетдин
Тәлгать Таҗетдин

Русия үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин чыгышын түрәләргә рәхмәтләрен җиткереп, һәркемгә сәламнәр әйтеп башлады. Бүгенге җыеныбыз - ул бер шөкер җыены, диде ул.

Исламның 1100 еллыгын 32 ел элек айга карап үткәрдек

"Моннан 32 ел элек исламның 1100 еллыгын, диния нәзарәтебезнең 200 еллыгын айга карап үткәргән булсак, киләсе елда инде илебез президенты карары белән 1100 еллыкны кояш буенча, хәзерге санау буенча үткәрәчәкбез.

104 ел буена динне инкарь итеп яшәгән дәүләттә бүген бу эшләрне мәчетләрдә, чиркәүләрдә булганнар гына түгел, ил һәм республика җитәкчеләре дә гомумхалык эше итеп таный. Чөнки без динсез кеше түгел. Аллага шөкер, бездә атеистлар юк. Мин тормышымда аларны күрмәдем. Андыйлар булса да, алар вакытлы күренеш кенә", диде Таҗетдин.

Аның бу сүзләреннән соң түрәләр дә, халык та көлемсерәп куйды. Баш мөфти бу елмаюларга игътибар итмичә, әгәр шөкер итеп, иманлы булып яшәсәгез, Аллаһы Тәгалә сезгә бернинди вируслар да җибәрмәс, дип сүзен тәмамлады.

Рәсми ачылышта Русия диния назәрәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов, Кырым мөселманнары мөфтие Эмирали Аблаев, Мәскәү мөфтие, Татарстан митрополиты Кирилга да сүз бирелде.

Аларның чыгышларыннан соң өйлә намазына чакырып азан яңгырады. Өйлә намазы гадәттәгечә Җәмигъ мәчете нигезендә укылды һәм шуның белән быелгы Изге Болгар җыенына нокта куелды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (9)

XS
SM
MD
LG