Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә бердәнбер уллары армиядә үлгән ата-анага дәүләттән акча түләтү карары чыгарды


Гөлсимә һәм Галинур Сираҗевлар
Гөлсимә һәм Галинур Сираҗевлар

Сираҗевлар гаиләсенә гомумән алганда 2 млн 500 мең сум компенсация түләнергә тиеш була

Башкортстанда Уфа район мәхкәмәсе ике ел элек хәрби хезмәттә һәлак булган Илдар Сираҗевның әти-әнисенә һәм сеңлесенә компенсация түләү карары чыгарды. Мәхкәмә карарына ярашлы, Русия саклану министрлыгы Гөлсимә һәм Галинур Сираҗевларның һәрберсенә 900 мең сум, сеңлесе Гөлназга 700 мең сум түләнергә тиеш.

Якыннары егетнең үлеменнән күргән рухи зыянны өч миллион сум дип бәяләгән булган. Сираҗевлар гаиләсенә хокукый яктан ярдәм күрсәтүче Башкортстанның хәрбиләрне һәм аларның гаиләләрен яклау комитеты рәисе Владимир Симарчук белдергәнчә, гаилә бу карарга апелляция бирергә җыенмый. Симарчук саклану министрлыгы шулай да бу карарны шикаять итәр дип уйлый.

Аннан алдагы мәхкәмәдә саклану министрлыгы вәкилләре Сираҗевларга компенсация түләнергә тиеш түгел дип дәлилләргә тырышкан. Аерым алганда, бу эш нигезендә гаепле табылды һәм аңа җәза бирелде, дигән (сержант Сергей Богданов ике ел шартлы ирегеннән мәхрүм итү җәзасы алды), егетнең туганнарына компенсация тиеш түгел, аның хәрби хезмәттә үлүе компенсация түләү өчен нигез була алмый дип тә белдергәннәр. Яклау ягы бу дәлилләрнең нигезсез булуын исбатлаган.

Башкортстанның Уфа районы Алексеевка авылыннан хәрби хезмәткә алынган 20 яшьлек Илдар Сираҗев Свердловски өлкәсендә 28331нче санлы хәрби бүлектә хезмәт итә. 2019 елның 24 июлендә ул хәрби бүлекнең радиостанциясе урнаштырылган йөк машинасыннан электр сугып һәлак була.

Яклау ягы уздырган тикшерүләр әлеге "Урал" машинасының моңарчы да ток белән бәрүен ачыклаган. Хәрби бүлек җитәкчелеге моны төзәтү өчен берни дә эшләмәгән. Элегрәк машинага аның төзелешендә каралмаган үзгәрешләр кертелгән булган, диелә.

Азатлык Илдар Сираҗев үлеме хакында язган иде. Компенсация мәхкәмәсе алдыннан Гөлсимә Сираҗева Русия саклану министрлыгына каршы шикаяте турында сөйләде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG