Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сирәк авырудан интегүче балага Татарстан хисабына дару алынды


Алинә Әхмәтова кызы Әмирә белән
Алинә Әхмәтова кызы Әмирә белән

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Апаста яшәүче 4 яшьлек Әмирә Әхмәтовага "Орфакол" препаратын сатып алган. Бу даруны Әхмәтовлар гаиләсе мәхкәмәгә йөреп алуга иреште.

11 мартта Татарстан Югары мәхкәмәсе Әмирә Әхмәтованы дару белән Татарстан cәламәтлек саклау министрлыгы тәэмин итәргә тиеш дигән карар чыгарган иде.

Өч айдан соң, балага беренче тапкыр дару Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хисабыннан алынган.

Бу хакта Азатлыкка Әмирәнең әнисе Алинә Әхмәтова хәбәр итте.

"7 июньдә Апасның дәүләт даруханәсеннән сигез кап "Орфакол" даруы барып алдым. Дару Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы хисабына алынды. Әмирәгә диагноз куелганга быелның апрелендә ике ел булды. Шушы ике елда, тиешле даруны дәүләттән таләп итеп мәхкәмәләргә йөргәндә, "Каф", "Жизнь как чудо" фондлары аша, халыктан акча җыеп кына кызыбызны саклап калдык. Хәзер сәламәтлек саклау министрлыгы үзе чит илдән даруны ала башлады, сөенечем чиксез", дип сөйләде Алинә Әхмәтова.

Бала үскән саен организмга кирәк булган даруның күләме дә арта. Соңгы консилиум мәгълүматларына күрә, бүген даруханәдән алынган сигез кап дару Әмирәгә ике айга гына җитәчәк. Ә өстәмә даруны министрлык сентябрь аенда гына сатып алачак дип хәбәр иткән. Август аенда баланың дарусыз калу ихтималы зур, бүген Әхмәтовлар шуңа борчыла.

Сирәк авырудан интегүче Әмирә хөкүмәттән ярдәм көтә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:37 0:00

2019 елның апрелендә Әмирә Әхмәтовага авыр диагноз куела, табиблар кызның үт суы бүленеп чыкмау аркасында бавыры таралуын хәбәр итә. Бу хакта Азатлык язган иде. Авыруны кичектерү өчен, "Орфакол" препаратын эчәргә кирәк, ә аның еллык курсы 16-17 млн сум тора. Русиядә мондый диагнозлы балалар икәү генә: аларның берсе Апастагы Әмирә булса, икенчесе — Краснодардагы Сапарча Дандамаев.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG