Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан гимназиясе фаҗигасендә яраланган тугыз кеше әлегә хастаханәләрдә кала


Казанның 175нче гимназия янында, 11 май
Казанның 175нче гимназия янында, 11 май

Мәскәүдә җиде кеше дәвалануын дәва итә, Казан хастаханәсендә ике бала ята.

Казанның 175нче гимназиясе фаҗигасендә зыян күргән бер баланы хастаханәдән чыгардылар. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытта Казанның балалар республика клиник хастаханәсендә ике бала кала. Федераль хастаханәдә тагын дүрт бала һәм өч өлкән кеше дәвалана.

11 майда Казанның 175нче мәктәбендә элек шул уку йортын тәмамлаган 19 яшьлек Илназ Галәвиев һөҗүм итте. Мылтыктан ут ачып, ул җиде баланы һәм ике укытучыны үтерде, ике дистә кеше яраланды. Атыш нәтиҗәсендә Татарстан хастаханәләренә 23 кеше салынды. Авыр хәлдә калган сигез кешене Мәскәүгә дәваларга озатканнар иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG