Финляндиянең татар мәхәлләсе язучы, җәмәгать эшлеклесе Хәсән Хәмидулланың тормыш юлына багышланган китап бастырып чыгарды. "Хәсән Хәмидулла. Язучы тормышы" дип аталган китап авторы – язучы, Һелсинки университеты галимәсе Кадрия Бедретдин. Китап татар һәм фин телләрендә басылган. Басманы тәкъдим итү онлайн барды, кичәне Финляндиянең татар мәхәлләсе имамы Рамил Беляев алып барды.
Галимә сүзләренчә, татарлар Финляндиянең башка милли азчылыклары арасында иң аз санлылардан санала, шул ук вакытта ана телендә чыгарган хезмәтләре саны белән ул башкалардан алда бара. Финляндия татарлары чыгарган китаплар һәм әсәрләрнең яртысы диярлек Хәсән Хәмидулла тарафыннан язылган, диде Кадрия Бедретдин.
Язучының хезмәтләре очраклы рәвештә генә бүгенге көннәргә кадәр сакланып калган. Ул елларда Һелсинки университеты хезмәткәре Харри Хален Хәсән Хәмидулланың хезмәтләрен системга салып, архивларда саклап калдырган. "Ул Хәсән абзый исән чагында үк аның өенә барып, хезмәтләрен алып калган. Харри Хален татарча белмәсә дә, төрки телләр белән шөгыльләнгәнгә күрә, татарча аңлый иде. Үз вакытында Хәсән абзый үзе дә үзенең китапларын университет китапханәсенә илткән булган, әмма андагы хезмәткәрләр телне аңламау сәбәпле аларны теркәп куя алмаган", дип сөйләде Кадрия Бедретдин.
Хәсән Хәмидулланың китаплары татар телендә гарәп һәм латин имласында язылган. Исән чагында ул үз тормыш юлы турында да китап яздырып калдырган. Кадрия ханым шуны бүгенге татар һәм фин теленә күчереп чыгарган.
Китапны бастыруны Хәсән Хәмидулланың туганы эшәмәкәр Фәрид Айнетдин түләгән. Шулай ук Финляндия татар мәхәлләсе шәрәфле рәисе Атик Али ярдәме зур булган.
Хәсән Хәмидулла Түбән Новгородның Актүк авылында дөньяга килә. 1915 елда 15 яшендә ул бабасына ияреп, Финляндиягә күчә. Бабасы Хәмидулла сәүдәгәр булган, сәүдә эшләре белән Финляндиягә 1860 елларда килә. 1926-1927 елларда Төркиядә яшәп ала. 1925 елда Финляндиядә атналык сәяси, милли һәм әдәби "Мәгърифәт" исемле беренче татар газетын чыгара. Соңрак газетны чыгару хөкүмәт тарафыннан туктатыла, чөнки татар телен белүче цензор булмый.
1943 елларда ул 20 мең данәдә гарәпчә Коръән китабы бастыра һәм аларны фин һәм алман кулына эләккән мөселман әсирләренә бушлай тарата. 6 мең данәдә "Яңа иман шарты һәм белемлекләр" китабы чыгара һәм төрки-татар әсирләренә бүләк итә. Шул ук елда "Иман очкыннары" дигән журнал чыгара башлый. Ул 1970 елларга хәтле чыгып бара. Хәсән Хәмидулла 1988 елда Һелсинкида вафат була.
"Ул финча, татарча, шведча, гарәпчә, төрекчә һәм урысча да яхшы белгән", дип өстәде китап авторы Кадрия Бедретдин.
1961-1977 елларда Хәсән Хәмидулланың тормыш юлын тасвирлаган "Ник алай?" дип исемләнгән китабы язылды. Ул гарәп имласында татар телендә язылган 250 битлек әсәр. Кадрия Бедретдин аны хәзерге татар теленә күчереп һәм фин теленә тәрҗемә итеп чыгарган. Басма 530 биттән тора.
"Соңгы елларда Финляндиядә татарлар тарихы белән кызыксынучылар саны арта, әмма Финляндиядә безнең тарих турында фин телендә бер генә китап та юк", ди Кадрия Бедретдин.
"Бу китап чыкмаган булса, Хәсән Хәмидулланы онытылган язучылар исемлегенә кертеп булыр иде", дип үз рәхмәтләрен белдерде Хәмидулланың оныгы Бату Самалетдин. Бату әфәнде дә бабасы һөнәрен дәвам итә – аның Һельсинкида үзенең китап нәшрияты бар.
Әлеге китап почта белән Финляндия татар мәхәлләсенең барлык кешеләренә дә җибәрелгән. Бер китапны Рамил Беляев Татарстан милли китапхәнәсенә тапшырган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!