Авылдагы укытучы белем бирү, татар телен саклаудан тыш, мәктәпне яңа уку елына да әзерләргә, мәктәп бакчаларын да карарга һәм тагын бик күп эшкә җитешергә тиеш. Сезгә бу хакта Арча районы Сикертән авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм мәктәп яны бакчасы җитәкчесе, укытучылык хезмәтенә 29 ел гомерен багышлаган Рәвилә Нәгыймова комментарын тәкъдим итәбез.
Моңарчы безнең мәктәптә татар теле дәресләренә сәгатьләр күп бирелде. Соңгы елларда яңа програмнар бирелгәч, татар теле сәгатьләре кимеде, бигрәк тә башлангыч сыйныфларга кагылды бу. Менә шул сәгатьләрнең кимүе урыслашуның көчәюенә йогынты ясады. Без моны нәрсәдән сизә башладык, балалар кайбер сүзләрнең мәгънәләрен оныта башлады, русча сүзне әйтәләр дә "Апай, моның татарчасы ничек әле, атнасына бик күп дәресләрне урысча укыйбыз да, шуңа күрә онытып җибәрдек", дигән сүзләрне ишетергә туры килә укучыларыбыздан.
Тәнәфестә балалар күпчелек очракта урысча аралаша дип әйтә алам
Әмма монда мәктәпне генә гаепләп булмый, гаиләдән дә күп нәрсә тора. Менә беренче сыйныф килде быел, күрешкәндә матур итеп татарча исәнләшәләр, тәнәфесләрдә шахмат-шашка уйный башлыйлар да, үзара урысча сөйләшеп китәләр. Ике залыбызда да Мөхәммәт Мәһдиев, Галиәсгар Камал тормышына, иҗатына багышланган стендлар тора. "Балалар, сезгә татар язучылары карап тора, матур итеп татарча сөйләшегез әле", дип куям да, алар татар теленә күчә. Әмма күзәтүләремә караганда, яшь гаиләләрнең беренче сыйныфка килгән балалары күбрәк урыс теленә өстенлек бирә, үзара тәнәфестә балалар күпчелек очракта урысча аралаша дип әйтә алам. Киләчәктә балага урыс теле кирәк булачак, имтиханнарны урысча тапшырырга туры киләчәк дип, бәлки өйләрендә шулай тәрбиялиләрдер, шуңа күрә мәктәпкә килгәч тә урысча сөйләшә башлыйдыр балалар. Менә шундый проблемнар күзәтелә инде. Ә өлкән класслардагы укучыларыбыз инде үзара да, безнең белән дә рәхәтләнеп татарча сөйләшә.
Хәзерге көндә бездә төрле милләттән булган укучылар белем ала, алар арасында урыслар, үзбәкләр дә бар һәм аларның барысы да татар телен бик теләп өйрәнәләр, матур итеп сөйләшә беләләр.
Әгәр дә укучы телгә хөрмәт итеп караса, татарча дөрес итеп тулы җөмләләр төзеп аралашса, татар язучыларының әсәрләрен кызыксынып укыса, дәрескә кергәндә баланың күзләре укырга омтылудан янып торса, әсәрне укыдыңмы, әйдә бергә анализ ясыйк дигәч, бала үз фикерен матур итеп җиткерә алса, бу укытучы өчен бик зур горурлык һәм куаныч. Чөнки укытучының эчке дөньясында нәрсә генә булмасын, без мәктәпкә кереп балалар белән очрашкач бөтенләй башка дөньяга эләккәндәй яши башлыйбыз.
Сүзләрне онытмасыннар, дөрес язарга өйрәнсеннәр өчен, бишенче сыйныфтан алып тугызынчы сыйныф балаларына мин көн саен ун сүз бирәм. Ата-аналар да бу эш алымымны яраттылар, дөрестән дә сүзне онытмаска, дөрес язарга булыша, дип әйтә. Аннан соң, Арча ягыннан чыккан татар шагыйрь, язучыларның әсәрләрен туплап балаларга укырга бирәбез, бу туган якка карата да, туган телебезгә карата да горурлык һәм мәхәббәт хисен уятырга ярдәм итә. Шәхсән үзем укыган әдәби әсәрләрне балаларга укып карарга тәкъдим итәм, укырга бик яратучы укучыларыбыз укый да, аннан башка дус-ишләренә әсәр турында сөйләп, укырга бик яратмаганнарны да кызыксындыра.
Татар теле сәгатьләрен киметкәннән соң, киләчәктә миңа эш булырмы дип фикер йөртә укучылар
Тагын бер мәсьәләгә кагылып китәсем килә, элек укучыларыбыз мәктәпне тәмамлап, Арча педагогия көллиятен тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм филологиясе бүлеген тәмамлыйлар иде, ә хәзер татар теле сәгатьләрен киметкәннән соң, киләчәктә миңа эш булырмы икән, дип фикер йөртә укучылар, бу сәбәпле ата-ана да үз киңәшләрен бирә.
Авылда кеше саны да азая. Телне саклау проблемына бу күренеш тә үз йогынтысын ясый. Укыта башлаган беренче елларымда, мин туган телгә мәхәббәт һәм хөрмәт туган нигездән, гаиләдән башлана дип фикер йөртә идем. Эшли башлагач та бер вакыйга булып, мәңге хәтеремә сеңеп калды. Балаларны ашарга утырттык та, бер бала аягын селкеп утыра. Ә икенче бала аңа, аягыңны селкемә, аякны селкесәң, җен килә, дип әйтте әби диде. Менә бу күренешләр, гореф-гадәтләр, йолалар, бишек җырларын җырлаулар гаиләдән өйрәтелеп килгән, ә хәзер андый күренешләр юкка чыга бара. Читтән карасаң, бу файдасыз, вак әйбер булып күренә, әмма шушы вак нәрсәләр дә татар баласын тәрбияләүгә зур өлеш кертә иде. Ә хәзер авылда балалар әби-бабалары янында аз вакыт уздыра, ата-аналарына эш табу авыр, акча эшләү кыен, халык күбрәк шәһәргә чыгып китү ягын чамалый.
Авылда мәктәп бетә икән, яшәү дә бетә дигән сүз. Мәсәлән, үзебезнең тәҗрибәгә карап әйтәм, без укучылар белән һәр бәйрәмне үткәрергә күнеккән. Өлкәннәр көне, әниләр, укытучы көне булсын, хезмәт дәресе укытучылары белән кулдан эшләнгән бүләкләр ясый балалар, мәктәп бакчабыз бар, анда чәчәкләр үстерәбез, чәчәкләрдән гөлләмәләр ясап аннан авыл буйлап йөреп, бәйрәменә күрә, халыкны котлыйбыз. Әйтик, берничә авылдан балаларны җыеп бер генә мәктәп калдырыла икән, тәрбияләүгә юнәлтелгән бу күңелле эшләр дә туктатыла дигән сүз. Бала үз туган авылының тарихын, атаклы кешеләренең гомер тарихын белми үсәчәк дигәнне аңалата.
Авылда мәктәпне яңа уку елына укытучылар, мөдирләр бөтенесе бергә җыелышып әзерли
29 ел дәвамында мин сыйныф җитәкчесе дә булдым, тәрбия эше өчен җаваплы мөдир вазыифасын да башкардым, аннан соң хәзерге вакытта мин әле мәктәп яны бакчасы җитәкчесе дә. Ике елга якын шул эшне дә башкарам. Февраль аеннан башлап үсентеләр үстерә башлыйм. Мәктәпкә аз булса да, ярдәм булыр дип, борыч, помидор, чәчәк үсентеләрен үстерәм, аннан соң сатам. Шәһәр мәктәпләрендә юктыр андый күренеш, ә без инде тырышабыз табигатьне дә чистартып, чишмәләрне карап торырга, шәһәр укытучылары җәен ялга китсә, авыл укытучылары чиратлашып бакчадагы чәчәкләрне, үсемлекләрне үстерә. Шәһәр җирлегендә мәктәпләрдә төзекләндерү эшләре ата-ана өстендә булса, авылда мәктәпне яңа уку елына укытучылар, мөдирләр бөтенесе бергә җыелышып әзерли. Авыл укытучысы моңа күнеккән инде, ул моны эшләргә өйрәнгән. Шул сәбәпле яшь барган саен ныграк арый башлыйсың. Сыйныф җитәкчелеген алып бару җиңел эш түгел, көнозын мәктәптә булып бар вакытыңны шуңа багышларга кирәк, ул балалар өчен җаваплылык та синең өстә була, кайвакыт үз гаиләңә, балаларыңа игътибар бирергә вакыт калмый.
Рәвилә Нәгыймова
Укытучы
"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!