2021 елның апрелендә Татарстанда 3 892 кеше үлгән. Бу 2020 елда пандемия башы туры килгән апрель аена караганда 11,4 процентка артыграк. Бу турыда Русия статистика идарәсе саннарына таянып "Коммерсант" язган.
Шул ук вакытта Татарстанда үлемнәр саны артымы Русиядәге (11,6 процент) һәм Идел буе федераль бүлгесендәге (13,2 процент) уртача күрсәткечтән кимрәк булган.
2020 елда Татарстан үлемнәр саны ягыннан Русия төбәкләре арасында алда бара иде. Русиядә уртача 18 процент артым булса, Татарстанда бу сан 27,1 процентка менде. Ноябрьдә исә республикада үлемнәр саны кискен артып китте – 2019 елның ноябре белән чагыштырганда бу сан 74,6 процентка үсте.
2021 елның беренче чирегендә Татарстанда үлемнәр саны узган елның шул ук вакыт аралыгына караганда 14,6 процентка арткан, ә Русиядә уртача күрсәткеч 23,1 процент тәшкил иткән диелә.
4 июндә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "ковид беркая да китмәде" дип белдерде һәм республикада атнасына 10-12 кеше коронавирустан үлә дигән сан китерде.
Русиянең коронавируска каршы оператив көрәш штабы сайтында 7 июньгә Татарстанда COVID-19 диагнозы белән барлыгы 505 кеше үлгәнлеге әйтелә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!