Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски өлкәсе губернаторы янган Каракүл авылы кешеләренә йортлар салудан баш тарткан


Каракүл авылының яртысы янып бетте
Каракүл авылының яртысы янып бетте

14 торак йорты янган авылга барлыгы 2 миллион сум компенсация түләнгән. Кешеләр шул акчага үзләре йорт салып керергә тиеш була.

Омски өлкәсе губернаторы Александр Бурков Большеречье районында янгыннан зыян күргән Каракүл татар авылы кешеләренә өлкәнең резерв акчаларыннан 2 миллион сум күләмендә ярдәм бүлү карарын имзалаган. Бу акча алтынчы майда янгында бердәнбер йортларын югалткан 10 кешегә бүлеп биреләчәк. Йорт хуҗалары булып торган биш кешегә өчәр йөз мең сум, янган йортларда рәсми теркәлгән тагын биш кешегә йөзәр мең сум ярдәм каралган.
Каза вакытында барлыгы 14 торак йорт, 10 корылма һәм авылның бердәнбер кибете янып көл булган иде. Егермеләп гаилә йортсыз калды.

Губернатор каза булганның икенче көнендә Каракүлгә килеп, зыян күргән гаиләләргә бюджет хисабыннан яңа йортлар төзеп бирергә вәгъдә итте. Ләкин соңрак өлкәнең төзелеш министрыгы әлеге уеннан кире кайткан дип яза. Министрлык кешеләргә бирелгән акча төзелеш материалларына җитәрлек дигән фикергә килгән.

Каракүлдә янгыннан соң авыл кешеләренә ярдәм җыю оештырылды. Беренче ике көндә 150 мең сум акча һәм берничә йөк машинасы кием һәм азык-төлек җыелды диелде. Соңрак Каракүл халкына бу авылдан кайчандыр күченеп киткән татарларның Төркиядә яшәүче оныклары да 200 мең сумга якын акча җыеп бирде. Ярдәм җыюны оештыручылар әйтүенчә, бу эштә бөтен татар иҗтимагый оешмалары, аларның җитәкчеләре һәм Каракүл кешеләренең бу хәленә битараф булмаган кешеләр актив катнашты.

Азатлыкка Омски өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Радик Миңнеханов сөйләгәнчә, Каракүл кешеләренә ярдәмгә барлыгы 5 миллион сум акча җыелган. Шуның 3 миллионын Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов биргән.

Радик Миңнеханов әйтүенчә, бу акчалар янгында зыян күргән кешеләр арасында бүленәчәк һәм яңа йортлар төзергә китәчәк. Төзелеш әле башланмады, чөнки тикшерү эшләре бетмәде, әлегә янган йортларның калдыкларына тияргә ярамый, дип сөйләде ул.

6 май көнне Омски өлкәсенең Большеречье районы Каракүл авылы 15 сәгать эчендә яртылаш янып бетте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG