Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирус очракларының тәүлеклек рәсми саны кабат 10 меңгә якынлашты


Соңгы тәүлектә илдә COVID-19 йоктыруның 9 977 очрагы теркәлгән.

Русиядә коронавирус очраклары янәдән артуга таба бара. Бу турыда Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы саннары сөйли. 8 июньгә ил күләмендә 9977 кешегә COVID-19 диагнозы куелган, узган тәүлектә 9 429 очрак турында әйтелгән иде. Мондый югары күрсәткечләр соңгы тапкыр март урталарында булган.

Хәзерге вакытта Русиядә барлыгы 5 145 843 кешедә яңа төр коронавирус расланган. Узган тәүлектә 379 кеше, пандемия чорында барлыгы 124 496 кеше бу чирдән үлгән диелә.

Татарстанда коронавирус йоктыручыларның тәүлеклек саны, рәсми чыганакларга карый, берничә ай дәвамында үзгәрми диярлек – 30 кеше. Барлыгы 21,7 мең кеше коронавирус йоктырган, 2,5 мең кеше авырудан дәвалана, 509 кеше үлгән диелә.

Башкортстанда 38,9 мең кешедә COVID-19 расланган, тәүлеклек артым 90 кеше тирәсе, 1,4 мең кеше авырудан дәвалана. Барлыгы 532 кеше бу авырудан вафат диелә.

Русия төбәкләрендә дә коронавирус таралу янәдән көчәя дип хәбәр ителә. Аерым алганда, Себер төбәкләрендә бу хәл күзәтелә диелә. Алтай Республикасында вирус йоктыручылар саны соңгы атнада 29 процентка үскән. Кош-Агач районында киңкүләм чаралар тыелды, төбәккә кайтучыларга мәҗбүри тест таләбе кире кайтарылды. Моннан тыш, республика хастаханәләрендә коронавируслы авырулар өчен ятаклар саны да арттырылган. Хакасия, Новосибирски өлкәсе, Бурятиядә дә тәүлеклек ачыкланган вирус йоктыру очраклары арта, хастаханәләрдә авырулар күбәя.

Шул ук вакытта Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко кайбер төбәкләрдә коронавирусны җиңә яздылар дип сөйләде, бу кайсы төбәкләр икәнен әйтмәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG