Accessibility links

Кайнар хәбәр

Террорчылыкны аклау эше нигезендә блогер Юрий Хованский тоткарланган


Юрий Хованский

Кайбер мәгълүматларга караганда, әлеге эш Хованскийның "Норд-Ост" җыры белән бәйле.

Петербурда 8 июнь кичендә видеоблогер Юрий Хованский террорчылыкны аклау җинаять эше нигезендә тоткарланган. Бу хакта ТАСС үз чыганакларына сылтанып яза, шулай ук Baza һәм "Mash на Мойке" телеграм-каналлары хәбәр итте.

Baza һәм "Mash на Мойке телеграм-каналлары мәгълүматынча, әлеге эш Хованскийның "Норд-Ост" җыры белән бәйле. Бу видеоролик блогерның YouTube-тагы каналында былтыр чыккан иде.

Хованский эшен эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы тору үзәгенең этник һәм дини сәбәпләр белән кылынган җинаятьләрне тикшерүче 5нче бүлеге карый.

Mash язуынча, тентү вакытында Хованскийда "кызыклы матдәләр тарту өчен девайс" һәм пистолет табылган. Әлеге мәгълүматка рәсми аңлатма юк.

Юрий Хованский — видеоблогер һәм рэпер, аның YouTube каналына 4,4 миллион кеше язылган. 2019 елдан Хованский — ЛДПРдан Русия думасы депутаты Василий Власов ярдәмчесе.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG