Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сенаты Кытай белән көндәшлеккә 250 миллиард доллар бүлә


Чак Шумер
Чак Шумер

Бу акча АКШ технологияләр өлкәсендә дөньяда алда барсын өчен тотылачак.

АКШ Конгрессы Сенаты сишәмбе хуплаган канун өлгесендә фәнни тикшеренүләр, югары технологияләргә нигезләнгән җитештерүләргә 250 миллиард доллар бүленеп биреләсе әйтелә. Бу адымның максаты – Кушма Штатларның инновацияләр өлкәсендә беренчелеген саклап калып, бу җәһәттән Кытай белән көндәшлектә җиңеп чыгу, диелә.

Яңа канун нигезендә Американың ярымүткәргечләр җитештерү өлкәсенә 50 миллиард доллар дәүләт инвестицияләре салу күздә тотыла. 1990 елда дөньяда эшләп чыгарылган ярымүткәргечләрнең 37 проценты АКШ өлешенә туры килгән булса, хәзер бу сан 12 проценка калган. Алга таба болай барса, АКШ бу мөһим өлкәдә башка җитештерүчеләргә бәйле була башлау куркынычы бар дигән парламентарийлар. Коронавирус пандемиясе вакытында ярымүткәргечләргә җитмәүчелек килеп туып, бу өлкәдә Кытайның үсә баручы роле күренгән диелә.

Моннан кала, технология ягыннан кискен алга китеш булу ихтималы булган өлкәләргә йөзләгән миллиард доллар акча биреләчәк, боларга дәүләти тикшеренү үзәкләре, хосусый ширкәтләргә һәм университетларга төрле грантлар бирү керә.

"Шәкли фәһем белән, квант хисаплары белән һәм без әле күрмәгән инновацияләр белән бәйле технологияләрне үстерүче илләр дөньяны үзләренә күрә үзгәртәчәк, - дип белдергән канун өлгесен авторларының берсе демократ-сенатор Чак Шумер. - Йә без дөнья лидеры ролен безнең дошманнарга бирәбез, яисә Америка лидерлыгының тагын бер буынына юл салабыз" дигән Чак Шумер.

Канун өлгесен ике фиркадән дә 68 сенатор хуплаган, 32 сенатор каршы булган. Бу демократлар һәм республиканнар фиркаләренең шулай бер булып хезмәттәшлек итүенең сирәк очрагы диелә.

Канун өлгесенә каршы чыгучылар исә дәүләт базар процессларына шулай зур күләмле итеп тыкшынмаска тиеш дип саный. Моңа кадәр хосусый капитал технологияләр өлкәсендә өметле юнәлешләрне уңышлы рәвештә ачыклап килде һәм үз инвестицияләре белән АКШка бу өлкәдә дөньякүләм лидер урынын тәэмин итте дигән алар.

Шуңа охшаш канун өлгесе Вәкилләр пулаты тарафыннан карала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG