Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтон һәм Лондон Навальный оешмаларын тыюны хөкем итеп чыкты


АКШ һәм Британия Мәскәү шәһәре мәхкәмәсенең оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный нигез салган оешмаларны экстремист дип тануын һәм аларның эшчәнлеген тыюны кискен хөкем итүләрен белдерде.

"Әлеге гамәле белән Русия илдә аз санлы калган бәйсез сәяси хәрәкәтләрнең берсен фактта криминаллаштырды" дип белдерде АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Нед Прайс. Әлеге карар Навальныйның меңнәрчә тарафдарларын алар Конституциядә гарантияләнгән хокуклары белән файдаланган өчен аларны җинаять эше ачып эзәрлекләү куркынычы тудыра, диелә белдерүдә. АКШ Русияне Навальныйга һәм аның тарафдарларына каршы репрессияләрне туктатырга һәм кеше хокукларын тәэмин итүдә халыкара йөкләмәләрен үтәргә чакыра.

Британия тышкы эшләр министры Доминик Рааб Мәскәү мәхкәмәсенең "ят агент" исемлегенә кертелгән Коррупциягә каршы көрәш фондын экстремист оешма дип тану карарын "бозылганлык" һәм "коррупциягә каршы булган һәм ачык җәмгыятьне яклаганнарга кафкача һөҗүм" дип атады. Бу чын сәяси оппозицияне тыярга маташу, дигән Рааб.

Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе чәршәмбе кич оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный нигез салган оешмаларны экстремист дип таныды һәм аларның эшкәнлеген канунга каршы килә дип игълан итте. "Коррупциягә каршы көрәш фонды" (ФБК), "Ватандашлар хокукларын яклау фонды" (икесе дә элегрәк "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертелгән иде) һәм Навальныйның төбәкләрдәге штаблары эшчәнлекләрен кичекмәстән туктатырга тиеш була.

Бу карар прокуратура таләбе нигезендә чыгарылды. Адвокат Иван Павлов аңлатканча, Коррупциягә каршы көрәш фондының килешенмәгән протест чараларында катнашучыларга штрафларны түләргә ярдәм итәргә вәгъдә бирүен гаепләү ягы "экстремистлык эшчәнлеген" финанслауның дәлиле дип тапкан.

Алексей Навальный Владимир өлкәсендә колониядә килеш социаль челтәрләрдә мәхкәмә карарына мөнәсәбәтен белдерде. "Үз максатларыбыз һәм идеяләребездән чигенмәячәкбез. Бу безнең илебез һәм безнең башка илебез юк" диелә Навальный исеменнән алып барылган аккаунтларда.

Күптән түгел кабул ителгән канунга ярашлы, Навальный нигез салган оешмаларның җитәкчеләре, бу оешмаларда торучылар һәм хәтта бу оешмаларга теләктәшлек белдерүчеләр дә сайлауларда катнаша алмаячак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG