Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирус йоктыруның яңа очраклары февраль дәрәҗәсенә җитте


Мәсәкүдә авыручылар саны арту темплары тагын да югарырак. Анда маска һәм бармакчалар киюне контрольдә тоту көчәйтелгән.

Русиядә коронавирус йоктыру очраклары арта. Илдә соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 11 699 яңа очрагы теркәлгән. Оператив штаб мәгълүматларыннан аңлашылганча, бу 24 февральдән башлап иң зур сан. Мәскәүдә яңа очраклар 5245 блуган, бу гыйнвар урталары дәрәҗәсе.

Русиядә соңгы тәүлектә COVID-19дан 383 кеше үлгән, 10 096 кеше савыгып хастаханәләрдән чыккан. Мәскәүдә 63 кеше үлгән, бу да кыштан бирле иң зур сан.

Русиядә пандемия чорында коронавирусны барлыгы 5,1 милллионнан артык кеше йоктырган, аларның 125 меңнән артыгы үлгән. Дөньяда йоктыручылар саны 174 миллионнан артып китте, 3,7 миллион авыру үлде.

Мәскәүдә җәмәгать транспортында, клубларда, кафе һәм сәүдә үзәкләрендә битлек һәм бармакчалар киюне контрольдә тоту көчәйтелде. Мәскәү мэры Сергей Собянин шәһәрдә "чирнең яңа дулкыны" күзәтелә диде.

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланган. Пандемия башыннан барлыгы 511 кеше коронавирустан үлде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов узган атнада "Ковид беркая да китмәде, атнага 10-12 кеше югалтабыз" дип белдерде һәм вакцинага игътибарны арттырырга чакырды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG