Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хакимият мондый шәхесләрдән аларның үлеменнән соң да курка"


Казаннан килгән язучылар белән. Уңнан Рәшит Әхмәтов, Сеитумер Эмин, Эшреф Шеми-Заде, Җәүдәт Ильясов. Ташкент
Казаннан килгән язучылар белән. Уңнан Рәшит Әхмәтов, Сеитумер Эмин, Эшреф Шеми-Заде, Җәүдәт Ильясов. Ташкент

Май ахырында Акмәчеттә танылган кырымтатар шагыйре, милли хәрәкәт ветераны Сеитумер Эминның (1921-2004) 100 еллыгына багышланган чаралар узды. Кырымтатар театрында узган төп чарада шагыйрьнең якыннарына, милли хәрәкәт ветераннарына сүз бирелмәгән.

Кырымтатар шагыйре, милли хәрәкәт ветераны Сеитумер Эминның 100 еллыгына багышланган Кырымтатар театрында узган төп чарада аның якыннарына, милли хәрәкәт ветераннарына сүз бирелмәгән. Хәтта аның кызын да сәхнәгә чыгарып халыкка тәкъдим итмәгәннәр. Бу хакта Азатлыкка милли хәрәкәт ветераны Гамер Баев сөйләде.

Гамер Баев
Гамер Баев

— Театрда безнең танылган шагыйребез, милләтпәрәвәр Сеитумер Эминның 100 еллыгы уңаеннан искә алу кичәсен үткәрделәр. Дәүләт органнары мондый чараларны үткәргәндә аларны галочка өчен үткәрә дигән хис туа. Гадәттә кешене искә алганда аның тормышта, иҗатта, милли хәрәкәттә нинди булганы турында аны белгән кешеләр хәтирәләре белән уртаклаша. Монда исә аның белән бер сафта көрәшкән милли хәрәкәт ветераннарына сүз бирмәделәр. Сеитумер Эминның кичәсенә аның белән бергә яшәгән, аралашкан, аны белгән һәм хөрмәт иткән кешеләр махсус автобус тотып Новороссийскидан театрга килделәр. Аларга да сүз бирмәделәр. Мин, һичьюгы, алар исеменнән чыгып бер-ике сүз әйтергә теләгән идем. Булмады. Шулай ук Новороссийскидан килгән аның кызы Меңгөлне дә сәхнәгә чыгармадылар, хәтта утырган урыныннан бастырып тамашачы белән таныштырмадылар, диде ул.

Сеитумер Эмин һәм Гамер Баев - 1989 елның февралендә Казанда узган ТИҮнең оешу корылтаенда кырымтатар секциясе тәкъдиме белән делегат буларак катнашкан милли хәрәкәт ветераннары. Сеитумер Эминның бу корылтайда кырымтатар халкының хәле хакында җиде минутлык ялкынлы чыгышын бөтен делегатлар аякка басып алкышларга күмгән иде.

Кырымтатар активистлары ТИҮнең беренче корылтаенда. Сеитумер Эмин алдагы рәттә сулдан икенче, Гамер Баев өске рәттә уңнан икенче. Казан, 17 февраль 1989
Кырымтатар активистлары ТИҮнең беренче корылтаенда. Сеитумер Эмин алдагы рәттә сулдан икенче, Гамер Баев өске рәттә уңнан икенче. Казан, 17 февраль 1989

"Кырым хакимияте мондый шәхесләрдән аларның үлеменнән соң да курка, аларың сафдашларына сүз бирергә дә курка. Чөнки алар Сеитумер аганың нәрсә өчен көрәшкәне, тормышта нинди кеше булганы хакында сөйләр иде. Андый мисаллар безгә хәзер бик кирәк", диде Гамер әфәнде.

Сеитумер Эмин
Сеитумер Эмин

Сеитумер Эмин – сугыш ветераны, десантчы, Одесса, Акъяр десантларында, "Кече җир" сугышларында катнашкан һәм яраланып, хәрби хезмәттән азат ителә, ләкин үз ихтыяры белән Кырым тауларына партизанлыкка китә, монда сугыша, листовкалар яза. Кырым азат ителгәннән соң Акмәчеттә "Кызыл Кырым" газетының берничә санын чыгарып өлгерә, ләкин 1944 елның 18 маенда сөргенгә Үзбәкстанның Бекабад шәһәренә җибәрелә, монда әнисе ачлыктан вафат була, үзе авыр эшләрдә Фархад ГЭС төзелешендә эшли, капчыкларда җир ташый, кырымтатар артистларын ачлык үлеменнән коткару өчен аларны туплап 60 кешелек ансамбль оештыра, аларга ипи карточкалары булдыра.

Сеитумер Эмин Үзбәкстанда кырымтатар милли хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе була. Исән чакта халык алдында чыгышлар ясап, имзалар җыеп, Мәскәү, Казан, Волжски, Фәрганә, Ташкент, Новороссийскида халыкны көрәшкә күтәреп йөри, Кремльдә халык вәкилләре белән очрашуларда катнаша. Шуның өчен 1974 елда КГБ аны Ташкенттагы Г.Гулям нәшриятыннан кудырта.

Ул Новороссийскига китәргә мәҗбүр була. Ләкин Ташкенттан куылган шагыйрьне Новороссийскида да ипи-тоз белән беркем каршыламый. Урын таба алмыйча йортсыз яши, йөк ташучы булып эшли, йорт төзү өчен җир таләп итә. "Кече җир" сугышларында сугышса да, хакимият аңа җир бирми. Ахыргы чиктә ул "миңа мин монда сугышкан окопны бирегез" дип хат яза. Шуннан соң гына аңа җир бирелә.

Нәкъ шул вакытта кырымтатарча язганны монда бастырып булмаячагын аңлап, ул рус телендә язарга мәҗбүр була.

1987 елда Мәскәүдә Кызыл мәйданда кырымтатарларның массакүләм акцияләрен оештыручыларының берсе һәм катнашучысы була, шул ук елда Таман-Кырым җәяүле йөрештә катнашканы өчен сак астына алына, совет матбугатында аның хакында коткы таратыла.

Сеитумер Эмин Мәскәүнең Кызыл мәйданында хатыны Диләрә ханым белән кырымтатарлар акциясендә, 1987 ел
Сеитумер Эмин Мәскәүнең Кызыл мәйданында хатыны Диләрә ханым белән кырымтатарлар акциясендә, 1987 ел

СССР язучылар берлеге әгъзасы, ике роман, дистәләгән хикәя, повестьләр, кырымтатар, рус телләрендә 15ләп шигъри җыентыклар, публицистика, очерклар авторы, 1991 елда Русия язучылары корылтаенда кырымтатар халкының фаҗигасе хакында сөйләп: " Мин – кырымтатар язучысы, ләкин Кырымнан килмәдем, Кырымга кайта да алмыйм, минем халкымның фаҗигасе дәвам итә", дигән иде.

Ул мәшһүр "Гүзәл Кырым" җыры сүзләренең авторы була. Ул сүзләр халык арасында таралып, кайбер юллары үзгәртелеп җырлана, ләкин Сеитумер Эминны якыннан белгән дуслары аның төп сүзләре 1948 елда Бекабад шәһәрендә сөргенлектә язылган яхшы хәтерли. Аның иҗаты туган халкына, авылына, Ватанына, Кырым тауларына, диңгезенә, гаиләсенә булган зур мәхәббәте белән сугарылган. Боларның барысын да ул үзенең иҗатында чагылдырды.

Син булмасаң,
Газиз халкым,
Кем яклар,
Якты чәчәр
Юлыма?

Син булмасаң,
Былбыл кунмас
Каләм тоткан
Кулыма?

Син булмасаң,
Кем ишетер
"Ватан!" дигән
Сүземне...

Син булмасаң,
Газиз халкым
Кемгә кирәк бу Дөнья!

Син булмасаң, әй гүзәлем,
Ятим мин Кырымда.

дип яза шагыйрь үзенең "Син булмасаң" шигырендә.

Сеитумер Эмин - кырымтатар һәм рус телләрендә уңышлы иҗат иткән язучыларның берсе. Ул Краснодар өлкәсендә яшәүче рус язучылары арасында иҗатының югарылыгы белән зур хөрмәткә ия була. Аның монда җиде китабы чыга.

Аның шигъри юллары Кырымдагы Ялта шәһәре Сюйрень бистәсендә сөргенлеккә җибәрелгән кырымтатар корбаннарын истәлегенә куелган һәйкәлдә һәм туган авылы Албатта аңа куелган һәйкәлдә дә урын алган.

Сеитумер Эминның туган авылы Албатта халык тарафыннан аңа куелган һәйкәл
Сеитумер Эминның туган авылы Албатта халык тарафыннан аңа куелган һәйкәл

"Сеитумер Эминның тормышы, көрәше, иҗаты безне милли көрәшебезне дәвам итергә чакыра, безгә үрнәк булып тора. Шуңа күрә хакимияттәгеләр мондый шәхесләрдән аның үлеменнән соң да курка. Ләкин аның 100 еллыгына багышланган чара хакында бер-ике көн кала гына игълан ителсә дә, зал шыгырым тулы иде. Бу Сеитумер Эмин халык күңелендә мәңгегә урын алган дигән сүз", ди аның сафдашы Гамер Баев.

Шагыйрьнең туган халкына булган мәхәббәте халыкның сөекле шагыйренә карата мәхәббәтенә әверелде.

Ант итәм:
Газиз халкым, синең алдыңда –
Азатлык өчен мин китәрмен корбан.
Сиңа сөйге учагы яна күңлемдә –
Тез чүгеп алдыңда,
Үбәрмен Коръән...

...АМИН...
1987 ел

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG