Accessibility links

Кайнар хәбәр

2021 елда коронавирустан үлүчеләр саны узган елның гомуми күрсәткеченнән артып киткән


Архив фотосы
Архив фотосы

Ярты елда COVID-19 дөньяда 1,88 млн кешенең үлеменә китергән.

2021 ел башыннан 10 июньгә кадәр дөньяда яңа төр коронавирустан 1,88 млн кеше үлгән. Бу сан бөтен 2020 ел күрсәткеченнән дә күбрәк. Бу турыда Америкадагы Джонс Хопкинс университеты китергән мәгълүматларга таянып The Wall Street Journal газеты язып чыккан.

Пандемия бай илләрдә әкренәйсә дә, ярлы илләрдә эпидемия котыруын дәвам итә диелә.

"Бу саннар бай һәм ярлы илләр арасында аерма көчәюен ассызыклый", "бай илләрдә вакциналар вирусны туктатса да, глобаль пандемия тәмамланудан ерак" диелә материалда.

АКШ, Канада, Британиядә халыкны күпләп вакциналау нәтиҗәсендә чирләү һәм үлем очраклары кимү күзәтелә, ләкин Азия һәм Латин Америкасының кайбер өлешләрендә пандемия көчәю бөтен дөньяда үлемнәр саны артуга китерде" дип яза авторлар.

Басма санап чыгарганча, 2021 ел башында көндәлек вирус йоктыруларның 73 проценты, көндәлек үлемнәрнең 72 проценты Европа һәм Төньяк Америкага туры килгән. Хәзер исә Көньяк Америка, Азия һәм Африкага яңа авыру очракларының 80 проценты һәм яңа үлемнәрнең дүрттән өч өлеше туры килә, диелә. Бу әле чынбарлыктагы саннар булмаска да мөмкин, дип искәртә экспертлар, чөнки чир йоктыру һәм үлем очракларының барысы да рәсми теркәлми.

Our World in Data фәнни журналы ачыклаганча, Африкада яшәүчеләрнең 2 проценты һәм Азиядә яшәүче халыкның 3 проценты тирәсе генә COVID-19-тан бер доза булса да вакцина алган. Көньяк Америкада бу күрсәткеч 22 процент, Европа берлеге илләрендә – 40 проценттан артык, АКШта – 50 проценттан артык тәшкил итә.

Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы саннарына күрә, 10 июньгә илдә 5 миллионнан артык кешедә COVID-19 расланган. 125 мең кеше үлгән.

Татарстанда вирус йоктыру очраклары барысы – 22 меңгә якын, 511 кеше үлгән, Башкортстанда барлыгы 39 мең кеше бу чирне йоктырган, 535 кеше үлгән диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG