Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутатлары Русия думасы һәм хөкүмәтеннән корал турындагы кануннарны кырыслатуны сорады


Татарстан Дәүләт шурасы утырышы. Архив фотосы
Татарстан Дәүләт шурасы утырышы. Архив фотосы

Яңа үзгәрешләрдә штрафларны һәм корал сатып алучыларның яшен арттырырга тәкъдим ителә.

Бүген Татарстан Дәүләт шурасы корал сату турындагы федераль кануннарны кырыслатуны сорап, Русия думасына һәм хөкүмәтенә мөрәҗәгать итте. Депутатлар берьюлы өч федераль канунга үз тәкъдимнәрен юллады. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә республика тәкъдименә каршы торучылар табылачак дип кисәтте.

"Безнең тәкъдимне тирәнрәк итеп якларга кирәк булачак. Без мөрәҗәгать итүен итәбез, ләкин Илдар (Илдар Гыйльметдинов – Русия думасы депутаты) сиңа үз тарафдарларыңны табарга кирәк булачак. Безнең фикерне бөтенесе дә хупламаячак", диде Миңнеханов.

Моңа кадәр федераль канунда 18 яшьтән корал сатып алырга рөхсәт ителсә, яңа үзгәрешләр 21 яшьтән башлауны күзалдында тота. Депутатлар хәрбиләргә генә чыгарма бирергә тәкъдим итте. Шулай ук озын көпшәле кораллар биш ел дәвамында пистолет, револьер кебек чикләнгән рәвештә ата торган коралга ия булган кешегә генә сатылачак.

Татарстан депутатлары корал саклау кагыйдәләрен бозган өчен штрафны ике мең сумнан биш мең сумга арттырырга тәкъдим итте. Канун өлгесе нигезендә, корал саклау кагыйдәләрен исерек кеше бозса, аның коралларын тартып алачаклар.

Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сорау бирүче депутатларны туктатырга тырышты. Ул фикер алышу урынына, думаның хуплавына ирешергә кирәк диде.

Депутатлар өч федераль канунга үзгәрешләр кертүне бер тавыштан хуплады. Хәзер аларны Русия думасы карарга тиеш.

Моннан тыш, Татарстан депутатлары Русия хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустинга мөрәҗәгать әзерләде. Алар премьер-министрдан кораллар турындагы норматив актларны кырыслатуны сорый. Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев мөрәҗәгатьтә "контроль" дигән сүзне алып куярга киңәш итте. Депутатлар бу киңәшкә колак салды.

Татарстан кораллар турындагы кануннарны кырыслатуга нәкъ бер ай элек - 11 майда Казанның 175нче мәктәбендә 19 яшьлек Илназ Галәвиев һөҗүменнән соң тотынды. Мылтыктан ут ачып, ул җиде баланы һәм ике укытучыны үтерде, ике дистә кеше яраланды. Атыш нәтиҗәсендә Татарстан хастаханәләренә 23 кеше салынды. Яраланган тугыз кеше әлегә хастаханәләрдә кала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG