Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан парламенты федераль үзәкне интернетта анонимлыкка каршы көрәшергә чакырды


Русия думасына бу хактагы мөрәҗәгатькә Дәүләт шурасының бер генә депутаты каршы чыкты.

Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары федераль дәрәҗәдә интернетта чикләүләр кертүне һәм анонимлыкка каршы чаралар күрүне сорап, Русия хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин һәм Русия думасы рәисе Вячеслав Володинга мөрәҗәгать юллады. Сессия вакытында әлеге юлламага бер депутат кына каршы чыкты.

Аерым алганда, Русия хөкүмәтенә юлланган мөрәҗәгатьтә быелның 1 февралендә үз көченә кергән "Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмат саклау турындагы" федераль канунның 10нчы маддәсен тулы көчкә эшләтүне сорыйлар. Моның өчен хөкүмәт һәм тикшерү органнары норматив актлар кабул итәргә тиеш. Әлеге 10нчы маддә интернетта мәгълүмат таратучының аноним булмавын күзаллый.

"Федераль канунны тулысынча тормышка ашыра алмау аның абруен һәм әһәмиятен генә киметеп калмый, интернет сайтлар, социаль челтәрләр тыелган һәм деструктив мәгълүмат тарату, җинаять гамәлләрен аклау мәйданы булып кала", диелә Мишустинга юлланган мөрәҗәгатьтә.

Татарстан депутатлары Русия думасы рәисе Вячеслав Володиннан да анонимлыкка каршы көрәшне көчәйтергә чакырды.

"Татарстан Дәүләт шурасы анонимлыкны бетерү, канунсыз мәгълүмат таратучыны җаваплылыкка тарту хәрәкәтен алга сөрүчеләрне хуплый", диелә Татарстан парламенты юлламасында.

Әлеге тәкъдимнәр депутатларда төрле фикерләр уятты.

"Сез интернетта анонимлыкка каршы чыгасыз. Хакимияткә каршы булучыларны хурлап утыручы Telegram каналлар бар. Бу күренешкә хакимият тә риза. Әлеге эш дәүләт ярдәме белән узмый дигәнгә шик бар", диде КПРФ фракциясе әгъзасы Артем Прокофьев.

"Мин халыктан мөрәҗәгать алам. Карале, нинди матур татар ята, кыю татар күпме кешене атты, дип язалар. Бу нәрсә? Аноним төстә аны каһарман итү. Бу нәрсәгә китерәчәк?" диде парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Федераль хакимияткә юлланган ике мөрәҗәгать Дәүләт шурасы сессиясендә хуплау тапты, бер депутат каршы тавыш бирде. Әлеге юлламаның язылуын Татарстан парламенты 11 майда Казанның 175нче мәктәбендә 19 яшьлек Илназ Галәвиев һөҗүменә бәйләп аңлатты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (7)

XS
SM
MD
LG