Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден Путин белән ачыктан-ачык сөйләшергә әзерлеген белдерде


Джо Байден
Джо Байден

Америка президенты күзләү мәгълүматларын өйрәнгәннән соң Русия АКШ сайлау кампаниясенә тыкшынган дигән нәтиҗәгә килдем дип белдерде.

АКШ дөнья аренасына кайта диде Кушма Штатлар президенты Джо Байден 13 июньдә "Зур җиделек" саммиты ахырында оештырылган матбугат очрашуында. Җиде дәүләт лидерлары коронавирус пандемиясенә каршы көрәш, Кытайның дөнья сәүдәсенә йогынтысы һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты.

Байден Русия президенты Владимир Путин белән Женевада 16 июньдә узачак очрашу темасына да кагылды. Байден сүзләренчә, ул үзенең президент булып сайланганчыга кадәр Путинга аның америка сайлауларына тыкшынырга омтылуга катышы барлыгын тикшерергә җыенуын әйткән.

Америка президенты күзләү мәгълүматларын өйрәнгәннән соң Русия АКШ сайлау кампаниясенә тыкшынган дигән нәтиҗәгә килдем дип белдерде.

Джо Байден АКШ низаг эзләми, ә Русиянең, Вашингтон фикеренчә, "халыкара нормаларга җавап бирмәүче" гамәлләре белән бәйле мәсьәләләрне чишү юларын эзли диде.

Аның сүзләренчә, килеп туган вазгыятьне аңлауның иң яхшы ысулы - бергә очрашу. "Мин беләм, безнең проблемнар турында мин аның белән ачыктан-ачык сөйләшәчәгемә сез шикләнмисез", диде Байден.

Русия белән киберҗинаятьчеләрне алмашу мөмкинлеге турында сөйләп, ул моңа мин ачык диде. Байден шулай ук Русия белән Лүбән мәсьәләсендә бергә эшләү кирәк дип белдерде.

Моңа кадәр Байден Путин белән очрашуда кеше хокуклары мәсьәләсен күтәрәчәкмен дигән иде. Ул бу һәм башка мәсьәләләрдә АКШ һәм башка Көнбатыш илләренең бердәм позициясен тәкъдим итәчәк.

Женевада очрашу АКШ президенты инициативасы белән оештырыла. Кремль бу тәкъдимгә озак җавап бирмәде, ләкин шулай да аңа ризалашты. Бу Байден белән Путиннның югары дәрәҗәдәге беренче очрашуы булачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG