Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда халык саны кимү моңарчы булмаганча тизәйгән


Архив фотосы
Архив фотосы

2020 елда Татарстанда халык саны кимү 72 тапкыр тизрәк барган.

Росстат 2020 елда төбәкләрдә халык саны кимү тизлеге турында хисап бирде. Аңа караганда, узган елда Татарстанда халык саны кимүе моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә – 72 тапкыр тизәйгән. Бу турыда РБК яза.

2019 елда республикада халык санының табигый кимүе 180 кеше булган, 2020 елда – 12,9 мең кеше.

Русиядә халык саны кимүе 2019 ел белән чагыштырганда якынча 2,2 тапкыр тизәйгән - 317,2 мең кешедән 702 мең кешегә кадәр арткан.

Петербурда да рекордлы күрсәткеч (58 процент)– 2019 елда халык саны 308 кешегә азайса, 2020 елда 17,9 мең кешегә кимегән.

Шул ук вакытта Идел буе төбәкләрендә статистика Русиянекеннән бик аерылмый, бу күрсәткеч якынча 2,5 процент тәшкил итә диелә.

2020 ел башына Татарстанда халык санының табигый артуы күзәтелә иде. 2017-2019 елларда төбәктә халык саны 0,5 процентка арткан, Татарстанда халык санының табигый артуы 5,9 мең кеше тәшкил иткән диелде.

2021 елның мартында Татарстанда үлемнәр саны үсеп китүе күзәтелде. Бер ай эчендә республикада 4314 кеше вафат булган, бу узган елның шул ук вакыт аралыгына караганда 15,2 процентка, ягъни 568 кешегә артыграк, дигән саннар китергән иде Росстат. Мартта үлүчеләрнең 240тан артыгы коронавирус сәбәпле үлгән булырга мөмкин диелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG