Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның Русия дәүләт облигацияләрен сатып алуны тыюы гамәлгә керде


АКШ финанс оешмаларына 14 июньнән Русиянең яңа чыккан дәүләт облигацияләрен сатып алу тыела

14 июньнән Америка банкларына Русия банкыннан, Русиянең финанс министрлыгыннан һәм Русия муллык фондыннан Русия дәүләт облигацияләре сатып алу тыела. Шул рәвешле АКШның Русиягә карата чикләүләре гамәлгә керә. Әлеге тыю дәүләт облигацияләренең беренчел базарына гына кагыла, элегрәк чыккан кыйммәтле кәгазьләрне кулдан сатып алу бу тыюны бозмый.

АКШ алга таба бу тыюларның шартларын кырыслату мөмкинлеген белдергән иде.

Русия финанс министрлыгы дәүләт кыйммәтле кәгазьләрен сатуны һәр чәршәмбе башкара. Бу атнада 16 июньдә сатылган облигацияләрне АКШ финанс оешмаларына алырга ярамый. Элек алган кәгазьләр белән буталыш килеп чыкмасын өчен, Русия министрлыгы 14 июньнән соң чыккан кәгазьләрен генә сатачак, диелә.

Русия банкы элегрәк хәбәр иткәнчә, 2021 елның 1 гыйнварына әйләнештә булган Русия дәүләт облигацияләренең 6,9 проценты АКШ инвесторларына туры килә, бу 200 млрд доллар тирәсе.

Финанс өлкәсендә Русиягә чикләүләр кертеләсен АКШ 15 апрельдә хәбәр итте. Русия Кушма штатларда һәм беректәш илләрдә демократик сайлауларга тыкшынуда һәм хакер һөҗүмнәрендә катнашы булуда җаваплы дип белдерде Вашингтон. Моннан тыш, АКШ Русиянең ун дипломатын илдән җибәрде, Мәскәү моңа җавап итеп Русиядә АКШ илчелеге эшенә чикләүләр кертте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG