Accessibility links

Кайнар хәбәр

Столтенберг: НАТО һәм Русия мөнәсәбәтләренең Салкын сугыштан соң иң начарайган чагы


Йенс Столтенберг
Йенс Столтенберг

Брюссельдә ачылган саммитта Төньяк Атлантика берлеге баш секретаре Йенс Столтенберг Русия һәм Кытайга мөнәсәбәтләрдә яңа стратегияләр буласын белдерде.

НАТО һәм Русия арасындагы мөнәсәбәтләр хәзерге вакытта "иң түбән дәрәҗәдә", Көнбатыш һәм Совет берлеге арасындагы Салкын сугыштан соң аларның болай начарайганы юк иде әле, дип белдерде Төньяк Атлантика килешүе оешмасы баш секретаре Йенс Столтенберг оешманың Брюссельдәге саммиты ачылышы алдыннан.

НАТО Русия белән диалогны дәвам итәчәк, шул ук вакытта аның агрессив гамәлләренә каршы тору өчен саклану мөмкинлекләрен арттыру чаралары күрәчәк, диде Столтенберг. Бу эштә НАТОга керүче 30 илнең бердәмлеге мөһим, диде ул, һәм Мәскәү бу бердәмлекне җимерә алмаячак, диде.

Столтенберг сүзләренчә, хәзер оешма өчен иң мөһим мизгел, ә бүгенге җыен аның тарихында яңа бер чор башлануы булып тора. Саммит кысаларында НАТО илләре Русия һәм Кытай белән алдагы мөнәсәбәтләрдә яңа стратегияләр турында фикер алышачак дип көтелә. Солтенберг Кытай НАТО өчен "дошман" түгел, әмма аның кайбер гамәлләре иминлеккә куркыныч тудыра дип белдерде.

Төньяк Атлантика килешүе илләре җыенында бу оешмага Грузия һәм Украинаны әгъза итеп алу мәсьәләсе каралмаячак. Шул ук вакытта җыенда катнашучылар НАТОның бу партнер илләренә теләктәшлек белдерәчәкләрен ассызыклый.

Саммитта АКШ президенты Джо Байден да катнаша. Ул 16 июньдә Женевада Русия президенты Владимир Путин белән очрашачак.

Брюссельдә Байден Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән икеяклы очрашу уздырырга да ниятли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG