Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин үзе хакимияттән киткәч илнең "бер сәгатьтә" җимерелмәячәген белдерде


Владимир Путин

Русия президенты аның урынына башка кеше килгәч Русиянең җимерелмәячәген белдерде.

Русия президенты Владимир Путин ул вазифасыннан киткәннән соң илдә ниндидер тамырдан үзгәрешләр булмаячак дип исәпләвен белдерде. Моны ул NBC телеканалына интервьюда әйтте.

Алып баручы Путиннан аның урынына башка кеше килгәч бөтен нәрсә бер сәгатьтә җимерелү мөмкинлеге турында сорады. Путин исә: "Ә нәрсә бер сәгатьтә җимерелсен? Хәзер проблемнар күп, әмма вазгыять инде бөтенләй башка. Әлбәттә, кайчан да булса минем урынга башка кеше киләчәк. Һәм нигә болар барысы да җимерелергә тиеш әле?", дип җавап бирде.

Ул 2000 елда президент вазифасына килгәндә ил суверенитетын югалту чигендә булганлыгын, хәзер исә, Русиядә проблемнар күп булса да, вазгыять башка дип исәпләвен әйтте.

Русия җитәкчесе шулай ук президент вазифасына илне ныгыту өчен эшләүче намзәтләр булса, алар Путинны тәнкыйтьләгән очракта да аларны яклаячагын белдерде.

2020 елда Путин тәкъдиме белән Русия конституциясе үзгәртелде. Нәтиҗәдә аңа 2036 елга кадәр президент вазифасында калу мөмкинлеге ачылды.

2019 елда Financial Times-ка интервьюда Путин үзе урынына президент булып киләчәк кеше турында 2000нче елдан бирле уйлануын әйткән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG