АКШ президенты Джо Байден Брюссельдә НАТО саммитыннан соң журналистлар белән очрашты. Беренче эш итеп ул америкаларга мөрәҗәгать итеп, озакка сузмыйча коронавирустан вакцина ясатырга чакырды. 600 меңгә якын америкалы пандемия аркасында үлде, дип искәртте президент, һәм кешеләрнең коронавирустан үлүе дәвам итүе "фаҗига булып кала" дип өстәде.
Байденга бирелгән сорауларның күпчелеге Русия президенты Владимир Путин белән алда торган очрашу турында иде.
Байден моңа кадәр белдереп килгән фикерләрне тагын бер кат кабатлады. Русия белән АКШ арасында хезмәттәшлек өлкәләре әле бар, диде ул. Мәскәү үз-үзен тотышында халыкара нормаларны, гомум кабул ителгән демократия кыйммәтләрен үтәргә тиеш. Русиянең баш тартуы АКШ мондый позициягә ни белән җавап бирергә табар дигәнне аңлатыр иде, дигән президент.
Журналистлар Русия оппозиционеры Алексей Навальный үлсә, бу нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дигән соравына Байден: "Навальный үлеме Русия кеше хокукларын хөрмәт итмәвенең тагын бер билгесе булыр иде. Һәм бу Русиянең бөтен дөнья һәм минем белән мөнәсәбәтләренә зыян салачак" дип белдерде.
Путинны лаеклы көндәш дип атап, АКШ президенты Путиннан үзенең тәртибен үзгәртүне бөтен дөнья көтә, ул моның үзе өчен дә файдалы икәнен аңлыйдыр дигән ышаныч белдерде.
Джо Байден АКШның башка илләр белән актив хезмәттәшлеккә "кире кайтуын" ассызыклады. Аның сүзләренчә, Русия һәм Кытай Атлантика илләре бердәмлегенә каршы торырга омтыла. Байден НАТО илләренең килешүдәге бишенче маддәсенә тугры калуын раслады – анда беректәшләрнең берсенә һөҗүм барысына да һөҗүм булып тора, диелә.
Байден Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән очрашты һәм бу сөйләшүләр "нәтиҗә бирер" дигән ышаныч белдерде. Төркиянең Русиядән С-400 һава һөҗүменнән саклаучы ракет системнары сатып алуы аркасында соңгы айларда Әнкара белән Вашингтон арасында җитди каршылыклар килеп туган иде.
АКШ президенты НАТО берлегенең 2030 елга кадәр яңа эш тәртибен булдыру кирәклеген әйтте, ул үзгәреп баручы вәзгыятьне исәпкә алырга тиеш, диде. Демократия илләре, Байден сүзләренчә, яңа каршылыкларны да кабул итәргә һәм җиңеп чыгарга сәләтле, шуларның берсе – популизм.
Байден һәм Путинның очрашуы 15 июнь Женевада узачак. Очрашу АКШ президенты инициативасы белән оештырыла.
Кремль бу тәкъдимгә озак җавап бирмәде, ләкин шулай да аңа ризалашты. Бу Байден белән Путинның югары дәрәҗәдәге беренче очрашуы булачак.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!