Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстандагы ширкәт активист Руслан Нуртдиновны мәхкәмәгә биргән


Руслан Нуртдинов
Руслан Нуртдинов

“Са-Нэко” ширкәте Чакмагыш районы Иске Калмаш авылы янында нефть калдыклары эшкәртү полигоны тота. Авыл халкы әлеге корылма экологиягә зыян сала дип белдерә.

Башкортстандагы "Са-Нэко" ширкәте активист Руслан Нуртдиновка каршы прокуратурага шикаять язган. Бу турыда Нуртдинов "Эхо Москвы Уфа" радиосы эфирында сөйләгән.

Шикаять бирүчеләр активистка каршы "ватандашларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлегенә куркыныч тудыручы шартлар турында күрәләтә ялган мәгълүмат тарату" маддәсе нигезендә җинаять эше ачуны таләп итә.

Руслан Нуртдинов әлеге шикаятьне үзенең экология яклап көрәшүе өчен үч алу дип саный. "Са-Нэко" Чакмагыш районы Иске Калмаш авылы янында нефть калдыклары эшкәртүче полигон тотучы ширкәт. Активист әлеге полигоннан күтәрелгән пар авылның табигатен агулый, кешеләрнең сәламәтлегенә зыян сала дип белдерә. Медиаларга ул "әтием шул полигонда эшләде, үпкә яман шеше белән үлде, бәлки шунда агулангандыр" дип сөйләгән иде.

"Са-Нэко" авыл янында икенче полигон төзергә ниятләгәч, авыл халкы каршы чыкты, җыен һәм имзалар җыю оештырды.

"Сөйләшүләр уздыргач, ширкәт белән уртак фикергә килгән идек. Алар 15 октябрьгә кадәр яңа урын табарга риза булган иде. Ә чынлыкта менә шулай астыртын эш иткәннәр" дип сөйләгән Нуртдинов радио эфирында.

"Ватандашларның тормышы һәм сәламәтлеге иминлегенә куркыныч тудыручы шартлар турында күрәләтә ялган мәгүлүмат тарату" маддәсе җинаять кодексына узган елның апрелендә COVID-19 пандемиясе турында фейкларга каршы кертелгән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG