Accessibility links

Кайнар хәбәр

Павел Чиков: "Агора" юристлары Татар иҗтимагый үзәген мәхкәмәдә яклаячак


Павел Чиков
Павел Чиков

Русиядә милли азчылыклар тавышы көчле яңгырарга тиеш, чөнки урыслаштыруга каршы тору бу халыклар өчен яшәү белән үлем мәсьәләсе, дип саный юрист

"Агора" юристлар берләшмәсе җитәкчесе Павел Чиков Татар иҗтимагый үзәгенә каршы мәхкәмә яңадан уза башлагач бу оешма юристлары аны яклаячак дип белдерде.

"Хәзерге вакытта оештыру эшләре хәл ителә. Февральдә мәхкәмә лингвист экспертизасы билгеләде, хәзер эш экспертизада. Мәхкәмә яңадан эшли башлагач, без әлбәттә анда катнашачакбыз. Анда әле билгесез затларга каршы экстремистлык маддәсе белән җинаять эше дә ачылган. Фигурантлар әлегә юк, ләкин тикшерү комитеты җинаять эше алып бара, теләсә кайсы вакытта фигурант килеп чыгарга мөмкин. Бәлки алар текстны экстремист дип тануны көтәдер, аннары кемгәдер бу гаепне тагар өчен" дип сөйләгән Павел Чиков.

ТИҮне эзәрлекләү карары югарыдан төшерелгән булырга да мөмкин, шул ук вакытта Татарстан хакимияте үзе дә тырышуы ихтимал, аларга үзәккә хисап бирергә кирәк дип фаразлаган юрист.

Павел Чиков Русия мәхкәмәсе тарафыннан экстремист дип табылган һәм тыелган "Башкорт" оешмасын да яклауларын әйткән.

"Алар хәзер Югары мәхкәмәне узды, Страсбургка шикаять әзерлибез. Татар иҗтимагый үзәген дә яклыйбыз. Кемнедер яклавыбыз әле аның идеологиясе белән килешәбез дигән сүз түгел. Без эзәрлекләүне нигезсез дип саныйбыз – бу шул турыда сөйли" дигән Чиков.

"Агора" җитәкчесе соңгы вакытта Русиядә кешеләрнең үзаңы үсә, әмма халык бик таркау, дип саный. Берләшүчеләргә каршы зур репрессияләр бара, ди ул. Куштауны мисал итеп китереп, анда бернинди дә оешма юк иде, инициатив төркем генә, ләкин эчтән зур юридик эш алып барылды, дип сөйләгән Чиков.

Татар иҗтимагый үзәге әгъзаларының беркемгә дә бернинди дә зыяны юк, алар көч куллана торган оешма түгел, дип ассызыклаган юрист.

"Алар кирәк, чөнки татар милләтчеләренең тавышы булырга тиеш һәм ул шактый көчле яңгырарга тиеш, ник дигәндә бу татар халкының да мәнфәгате. Төрле сәяси очракларда – татар теле язмышы яки татар телендәге язулар, яисә тарихка бәя бирү сорауларында да бер генә тавыш яңгырау булмаска, ә күп тавышлар һәм төрле бәяләмәләр булырга тиеш. Татар халкы, мәдәнияте, миллилеге, теле һәм башкалар сакланып калсын өчен дә бу бик мөһим. Шуңа күрә милләтчеләр тавышы яңгыравы зарур. Ул иң төп һәм дәүләти-сәяси нигез булырга тиеш түгел, ләкин һәрвакыт аның булуы мөһим. Бу плюрализм" дип сөйләгән адвокат.

Чиков асаба халыкларның милләтче вәкилләренә күбрәк әйберләр рөхсәт ителергә тиеш дигән фикердә.

"Эрзя, мукшы, чуаш, удмурт, хакас – аларның үз сүзләрен әйтер өчен күпкә күбрәк мөмкинлеге булуы зарур, шул исәптән Русия дәүләте сәясәтен, урыс халкын, бөтен урыслаштыруны тәнкыйтьләү өчен дә. Чөнки бу алар өчен яшибезме яки бетәбезме дигән сорау булып тора" дип аңлаткан Чиков.

2021 елның гыйнварында Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тану һәм аның эшчәнлеген тыюны сорап Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Прокуратура оешманың низамнамәсе һәм аның әгъзаларының 2017 елдан бирле булган чыгышлары канунга каршы килә дип белдерә.

Мәхкәмә утырышлары 24 февральдә башланды. Киләсе утырыш мәхкәмә лингвистик экспертиза бәяләмәсе әзер булгач үтәчәк.

4 март ТИҮ активистларына карата тентүләр һәм мәхкәмә утырышлары үтте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG