Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ТИҮ активистларына карата тентүләр һәм мәхкәмә утырышлары үтте


ТИҮ бинасында.
ТИҮ бинасында.

4 март Казанда Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) вәкилләренә карата тентүләр һәм мәхкәмә утырышлары узды. Моннан тыш, ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев җомга Тикшерү комитетына сорау алуга чакырылды. 

Иртәнге тентүләр

Пәнҗешәмбе иртәсендә куәт оешмалары вәкилләре ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев өенә тентү белән килде. Соңрак тентүләр ТИҮ бинасында да узган. Активист Равил Мөхәммәтҗанов Азатлыкка сөйләвенчә, бүген шулай ук ТИҮ вәкиле Ринат Ризвановта да тентү булган. Аның да телефонын һәм компьютерының хәтер дискын алып киткәннәр. Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, активист Кәшиф Гатин шалтыратуларга җавап бирми, элемтәгә чыкмый. "Мөгаен аны да тентегәннәрдер. Ризванов белән Гатин 2019 елгы Хәтер көнен оештыручылар иде. Аны да шул эш буенча тентегәннәрдер дип уйлыйм", диде Равил әфәнде.

Ринат Ризвановка тентү ясаганнан соң аңа Тикшерү комитетына 9 мартта килергә чакырып документ биргәннәр.

Фәрит Зәкиевне тентүдән соң Тикшерү комитетына чакырганнар. "Бүген иртән ФСБ һәм ОМОН килеп фатирда һәм ТИҮ бинасында тентү уздырды. Минем һәм хатынымның смартфонын алдылар. Иртәгә Тикшерү комитетына сорау алуга чакырдылар, әмма минем кем буларак чакырылуым турында әйтмәделәр. Бу канунсызлык һәм башбаштаклык", диде Зәкиев Азатлыкка.

Җинаять эше бармы-юкмы?

ТИҮ активистларын яклап йөрүче юрист Алексей Златкин Зәкиевне Тикшерү комитетына 2019 елгы Хәтер көне митингыннан соң ачылган җинаять эше нигезендә чакырганнар дип белдерде. Җинаять эше нәфрәт яки дошманлык уяту, кеше абруен кимсетү маддәсе нигезендә ачылган диде Златкин. Ул 2019 елгы Хәтер көне митингы өчен җинаять эше ачу сәер күренә диде. Аны 2020 елның җәендә ачканнар, әмма тикшерү булмаган. Алай гына да түгел, былтыр әлеге хокук бозу өчен берничә активист административ җаваплылыкка тартылды.

"Әлеге Хәтер көне өчен административ җаваплылыкка тарту булды. Моңа карата җинаять эше ачыла алмый, чөнки бу икеләтә җаваплылык дигән сүз булачак", диде юрист Азатлыкка.

"Куәт оешмалары вәкилләре вазифаларыннан кулланып, басым ясарга һәм Югары мәхкәмә өчен нинди дә булса дәлилләр җыярга тырыша. Әлеге җинаять эшенә Зәкиевнең бер катышы да булмаска тиеш — гаепләнүче буларак та, шаһит буларак та. Бездә җинаять эше ачылу турында хәтта карар да юк, анда нәрсәләр язылуы турында беркем белми", диде Златкин.

Зәкиев ул митингны ТИҮ оештырмады, физик затлар уздырды диде.

Бизнес-Онлайн үз чыганакларына сылтанып язуынча, тентүләр Җинаять кодексының 282.1 маддәсе ("Экстремистик берләшмә оештыру") нигезендә ачылган. Бу штрафтан башлап 10 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тотучы маддә. Эштә әлегә фигурантлар юк диелә, Зәкиев тә шикләнелүче түгел.

ТИҮ активистларына яңа штрафлар салынды

4 мартта шулай ук Фәрит Зәкиев һәм Алексей Златкинга мәхкәмә приставларына каршылык күрсәткән өчен 1 мең сумлык штраф салынган. Равил Мөхәммәтҗановның мәхкәмәсе кичектерелгән. Златкин сүзләренчә, Вахитов районы мәхкәмәсенең җәмәгать хөкемдары Зәкиев һәм Златкинны административ хокук бозуда гаепле дип тапкан.

"Бу хаксызлык. 22 гыйнварда ТИҮ үзәгенә килеп мәхкәмә приставлары үзәкнең компьютерын алып киттеләр. Бүгенге мәхкәмә эше шуңа бәйле. Безне шул компьютер алып киткәндә, имеш, мәхкәмә приставларына каршылык күрсәтүдә гаепләделәр. Мин барлык боларны хакимиятнең басымы дип әйтер идем. Без бүгенге мәхкәмә карары белән килешмибез. Карарны апелляциягә бирәчәкбез", дип белдерде ул.

Тентүләрне дә, башка эзәрлекләүләрне дә Златкин хокукый нормаларга туры килми дип саный . "Татарстан Югары мәхкәмәсендә тикшерелә торган ТИҮне экстремист дип танып ябу шикаяте буенча эшкә шушылай дәлилләр өстәргә телиләр", диде ул.

ТИҮ активисты Равил Мөхәммәтҗановка утырышта татар теленнән тәрҗемәче таләп итү сәбәпле аның эшен карау 16 мартка күчерелгән.

"Безне мәхкәмәгә бирүче 22 гыйнварда ТИҮгә килеп аның компьютерын канунсыз рәвештә алып киткән мәхкәмә приставы Заикина иде. Ул Фәрит Зәкиев, Алексей Златкин, Рәис Хәбиров һәм мине, үзенә эшләргә комачауладылар дип шикаять иткән.

Анда, киресенчә, ул Качаклар фонды әйбере урынына ТИҮнең компьютерын канунсыз рәвештә алып китте. Һәм Фәрит Зәкиев үз исеменнән аны компьютерны алырга вәкаләте юк дип Вахитов районы мәхкәмәсенә шикаять итте. Зәкиевнең Заикинага карата мәхкәмә эше 1 мартта булырга тиеш иде. Ләкин ул мәхкәмәгә Заикина килмәгәч, утырыш 29 мартка күчерелде.

Заикинаның безгә карата биргән шикаять гаризасы исә Вахитов районы мәхкәмәсендә бүген тикшерелде. Имеш, без аңа эшләргә комачаулаганбыз икән. Мин барлык болар һәм бүгенге Фәрит Зәкиевнең өендәге тентү ТИҮгә бәйләнү өчен эшләнә дип уйлыйм", диде Мөхәммәтҗанов.

  • 2019 елгы Хәтер көненнән соң берничә активистка штрафлар салынды, мәҗбүри эш сәгатьләре бирелде. Алар митингның темасына кагылмаган чыгышлар ясаган диелде.
  • 2021 елның гыйнварында Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тану һәм аның эшчәнлеген тыюны сорап Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Прокуратура оешманың низамнамәсе һәм аның әгъзаларының 2017 елдан бирле булган чыгышлары канунга каршы килә дип белдерә.
  • Мәхкәмә утырышлары 24 февральдә башланды. Киләсе утырыш мәхкәмә лингвистик экспертиза бәяләмәсе әзер булгач үтәчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG