Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев өендә тентү бара


Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Тентүнең ни сәбәпле барганы әлегә аңлашылмый.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) рәисе Фәрит Зәкиев өендә бүген иртәнге сәгать тугызда тентү оештырылды. Бу турыда Азатлыкка ТИҮ активисты Равил Мөхәммәтҗанов белдерде.

"Бүген иртәнге тугызда Фәрит Зәкиевнең өендә тентү оештырылды. Анда беркемне кертмиләр. Адвокат Алексей Златкинны да фатирга кертмәгәннәр. Беркемнең бернинди мәгълүматы юк тентү турында. Бүген Зәкиевнең, минем, Рәис Хәбировның һәм Алексей Златкинның мәхкәмә эше бар иде", дип сөйләде Мөхәммәтҗанов.

Зәкиевнең мәхкәмәсе 4 мартта 9.30да узарга тиеш булган. Равил әфәнде хәзер мәхкәмәдә. "Безнең бүгенге мәхкәмә эшен ТИҮгә килеп Зәкиевнең компьютерын алып чыгып киткән мәхкәмә приставы ачкан иде. Әмма мин тентү бу эш белән бәйле түгел дип уйлыйм. Бу тентү ТИҮне ябарга тырышуга бәйле булырга тиеш", дип белдерде Равил Мөхәммәтҗанов Азатлыкка.

2021 елның гыйнварында Татарстан прокуратурасы ТИҮне экстремистик оешма дип тану һәм аның эшчәнлеген тыюны сорап Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Прокуратура оешманың низамнамәсе һәм аның әгъзаларының 2017 елдан бирле булган чыгышлары канунга каршы килә дип белдерә.

Мәхкәмә утырышлары 24 февральдә башланды. Киләсе утырыш мәхкәмә лингвистик экспертиза бәяләмәсе әзер булгач үтәчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG