Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Русиядә тарихчыларга басым ясалуын белдерде


Советлар оккупацияләгән Брест шәһәрендә 1939 елның 22 сентябрендә совет һәм наци хәрбиләренең уртак җиңү парады
Советлар оккупацияләгән Брест шәһәрендә 1939 елның 22 сентябрендә совет һәм наци хәрбиләренең уртак җиңү парады

Хокук яклаучылар хакимиятне Икенче дөнья сугышында җиңүне файдаланып халыкны үз тирәсендә тупларга тырышуда, совет хакимияте җинаятьләрен яшерүдә гаепли.

Русия хакимияте тарихи хәтерне сакларга тырышучы тарихчыларны, активистларны һәм хөкүмәттән тыш оешмаларны эзәрлекли, фәндә темаларны тыю кире кайтты, Икенче дөнья сугышын өйрәнүче авторлар аеруча басымга дучар, диелә Кеше хокуклары өчен халыкара федерациянең "Русия: Тарихка каршы җинаятьләр", дигән хисабында.

Соңгы елларда Русия хөкүмәте тарих юнәлешендә бәйсез эшләүгә эзлекле рәвештә киртә куеп, ХХ гасыр вакыйгаларын актив рәвештә үзенчә аңлату алып бара, аның үзәгендә Совет берлегенең Икенче дөнья сугышында җиңүе, дип яза хисап авторлары. Хакимият шуның тирәсендә ил халкының коллектив үзаңын формалаштыра, шул ук вакытта совет режимы кылган күпсанлы җинаятьләрне кечерәйтеп күрсәтү яки аклау эшчәнлеге алып барыла диелә.

Хисапта язылганча, кайбер темаларны, мәсәлән, Икенче дөнья сугышы чорындагы коллаборационизмны инде өйрәнү мөмкин түгел. Хакимият Балтыйк илләре, Польша, Украина тарихчылары белән хезмәттәшлеккә киртә куя. Русиядәге бердәм тарих дәреслекләрендә Совет берлеге Икенче дөнья сугышына 1941 елның июнендә кергән дип күрсәтелә, ди әлеге документны әзерләүчеләр.

Хисапта шулай ук Хөкүмәттән тыш оешмаларга басым, тарихчы Юрий Дмитриевка карата җинаять эзәрлекләве, архив документларын сер итеп саклау, архивлар эшчәнлегенә чикләүләр кертү турында да языла. Фәнни эшчәнлек иреген чикләүгә 2020 елда Русия конституциясенә кертелгән үзгәрешләр дә өлеш кертә. Конституциядә хәзер "халык батырлыгын кечерәйтеп күрсәтү" тыела һәм "тарихи дөреслекне яклауны тәэмин итү" таләп ителә.

Хокук яклаучылар вазгыятьне яхшырту өчен Русия хакимиятләренә өч биткә якын киңәшләр бирә. Аерым алганда, анда конституцияне яңадан үзгәртү, нацизмны реабилитацияләү турында канунны гамәлдән чыгару, махсус хезмәтләр архивларын ачу, дәүләткә хыянәт итү канунын тикшеренүчеләргә һәм журналистларга карата куллануны булдырмау киңәш ителә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG