Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тел активисты татарча элмә такталарда 800 хата табып мөрәҗәгать юллаган


Чаллыда урам атамасы
Чаллыда урам атамасы

Тел активисты Лениногорски, Азнакай, Бөгелмә шәһәрләрендәге элмә такталарны тикшергән.

Тел активисты Тәлгать Хөснетдинов элмә такталарда хаталар турында "Халык контроле" хезмәтенә 800 мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта ул Азатлыкка сөйләде.

Яшь активист Лениногорски, Азнакай, Бөгелмә шәһәрләрендәге татарча элмә такталарны тикшергән. Хәзер Әлмәт шәһәрендәге хаталарны өйрәнергә тотынган. Аның сүзләренчә, хаталардан тыш, татарча язылмаган элмә такталар күбрәк очрый.

Әлмәт районы башкарма хакимияте җитәкчесе урынбасары Денис Корсарев үз аңлатмасын биргән. Аның сүзләренчә, элмә такталар өчен җаваплылыкны бина хуҗалары тота.

"Барлык элмә такталарны да без күзәтеп бетерә алмыйбыз. Без халыкның мөрәҗәгате белән тиз арада эш итәбез", дип белдергән Әлмәт районы түрәсе. Бу хакта "Татар-информ" яза.

Ел башында Татарстан президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе элмә такталарда татарча хаталар табу турында бәйге игълан иткән иде. Ул сентябрьгә кадәр дәвам итә. Хаталарны "Халык контроле" хезмәтенә җибәрергә кирәк. Бәйге Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә оештырыла. Лениногорскида яшәүче Тәлгать әлегә иң актив катнашучы булып санала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG