Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тел активисты: "Ибраһимов институты Степная урамын тәрҗемә итәргә теләми"


Тәлгать Хөснетдинов
Тәлгать Хөснетдинов

Тел активисты Тел, әдәбият һәм сәнгать институты карарларын тәнкыйтьли һәм республиканың дәүләт теле дәүләт тарафыннан дискредитацияләнә, ди.

Тәлгать Хөснетдинов – Лениногорски шәһәрендә туып үскән 22 яшьлек тел активисты. Бүген Мәскәү дәүләт университетында тарихчы-этнограф белгечлегенә укый. 2019 елның сентябреннән 2020 елның декабренә кадәр "МДУ татарлары" якташлык оешмасы рәисе булган. Татарстан президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе игълан иткән татарча элмә такталарда хата табу бәйгесендә иң актив катнашучы. Ул бәйгегә 800дән артык мөрәҗәгать юллаган. Хөснетдинов Лениногорски, Әлмәт, Азнакай шәһәрләрен, Урыссу бистәсен тикшергән.

Азатлыкка ул республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында нинди хаталар очравы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының аерым карарлары белән килешмәве һәм дәүләт теле буларак татар теленең нинди шартларда тормышка аша алуы турында сөйләде.

— Узган ел хаталы элмә такталарга игътибар итә башладым, – дип сөйли Тәлгать Хөснетдинов. – Ул вакытта "Халык контроле" хезмәте кафе, кибет кебек хосусый оешмаларга шикаять кабул итми иде. Бары дәүләт, муниципаль оешмалар ясаган хаталар буенча гына мөрәҗәгать итеп булды. Ә дәүләт оешмалары күп очракта элмә такталарны да ике телдә урнаштыра, кайбер җирле хакимиятләрдә документ әйләнеше дә татар телендә алып барыла. Быелның февраленнән "Халык контроле" хезмәтендә хосусый оешмаларга да шикаять язарга рөхсәт ителде. Мин бу мөмкинлектән бик актив файдаланам. Дөрес, бу исемлеккә федераль оешмалар керми.

2017 елда Татарстанның дәүләт телләре турындагы канунына төзәтмәләр кертелде. Анда элмә такталар ике телдә булырга тиеш дип язылды. Аңа кадәр күпчелек эшмәкәрләр теләсә ничек элмә такта элеп куя иде. Район хакимияте аларга берничек тә тәэсир итә алмады. 2017 елда җирле хакимиятләр әлеге мәсьәләне хәл итә башлады, оешмаларны ике телдә элмә такта ясарга мәҗбүр итә.

– Димәк, 2017 елда телләр канунына кертелгән төзәтмәләрнең нәтиҗәсе булган? Үзгәрешне сизәсеңме?

— Кайбер оешмалар ике телдә яза башлады. 2017 елга кадәр дә ике дәүләт телен кулланучылар байтак иде. Ләкин кайберәүләр рус теленә генә өстенлек бирде. Минемчә, бәйгегә кадәр кайбер оешмалар элмә такталарын дөресләп яздылар. Миңа җирле хакимияттә эшләүче бер кыз кибетләрнең бер өлеше элмә такталарны башкарма хакимият белән килештерми дип әйтте. Шуңа да анда хаталар кала.

— Күбрәк нинди хаталар очрый?

Иң зур хата – татар телендә элмә тактаның бөтенләй язылмавында

— Иң зур хата – татар телендә элмә тактаның бөтенләй язылмавында. 70 процент очракта татар теле турында бөтенләй оныталар. Икенчедән, күп очракта "төшке аш" сүзен бутап бетерәләр. Йә "төш", йә "төшке", дип язалар, йә "төшке ашсыз" урынына "тошке аш" дип язалар. Өченчедән, Әлмәт шәһәрендә көннәрнең атамаларын тәрҗемә итмиләр. Дүртенчедән, мин Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кайбер карарлары белән килешә алмыйм.

Безнең Лениногорски шәһәрендә Дала (Степная) урамы бар. Узган ел мин шәһәрнең башкарма хакимиятенә хат яздым, чөнки күп фатирлы йортларда урам исеменең атамасын Степной урамы дип яздылар. Әлбәттә, бу дөрес түгел. Шуннан соң җирле хакимият әлеге элмә такталарның татарча өлешен дөресләп чыкты. Дөресрәге, "Дала" дип ябыштыргычлар ябыштырып куйды. Быел бәйге игълан ителгәч, мин шушы урамда урнашкан бер хосусый кибеттә "Степной урамы" дип язып куюларын күрдем. Кабат район хакимиятенә мөрәҗәгать иттем. Түрәләр һәм Галимҗан Ибраһимов институты минем гаризаны кире борды. Алар Степной урамы берничек тә тәрҗемә ителми дип әйттеләр. Әлбәттә, мин килешә алмыйм. Институт хезмәткәре Бәхтияр Миңнуллин урамга урысча исем бирелсә, ул берничек тә тәрҗемә ителми дип аңлатты. Мисал итеп, "Яшьлек" метро станциясен китерделәр. Элегрәк "Дубравная" метро станциясен дә тәрҗемә итмәделәр. Миңа калса, бу дөрес түгел. Лениногорски урамнарына Казан белән чагыштырганда күпләп яңа исемнәр бирү булмады. Безнең шәһәрдә Дала урамында яшәүчеләрнең берсе дә аны Степной урамы дип атап йөртми.

Галимҗан Ибраһимов институты Степной урамы берничек тә тәрҗемә ителми ди

Лениногорскида Чаңгы урамы бар. Аның урысча атамасы – Лыжная. Анда йортлар күп түгел, ул шәһәр читендә урнашкан. Күп фатирлы биш йортта "Чаңгы урамы" дип язганнар, ә бер йортта тәрҗемә итмичә "Лыжная урамы" дип калдырганнар. Мин гариза яздым. Ләкин Тел институты моны хата дип танудан баш тартты. Иң кызыгы да бу түгел. Һәр шәһәрдә урамнар реестры бар. Анда бу урам "Чаңгычылар урамы" дип язылган. Ягъни "Лыжная урамы" атамасы белән дә туры килми. Алайса кайбер элмә такталарда "Чаңгы урамы" дип языла, рәсми рәвештә "Чаңгычылар урамы" булып чыга, ә Тел институты "Лыжная урамы" дип әйтә. Бу бик четерекле мәсьәлә. Шулай ук Лениногорскида зур булмаган 300 метрлы Кызыл Кама дип аталган урам бар. Ләкин бер йортта гына "Кызыл Кама" дип язылган. Өченче йортта "Краснокамская урамы" дип элеп куелган. Мин мөрәҗәгать иткәннән соң, аны җирле хакимият "Кызыл Чулман" дип үзгәртте. Чулман – ул Каманың кулланылышта булмаган борынгы исеме. Бәлки Утыз-Имәни вакытында, Казан ханлыгы, Алтын Урда чорында Чулман сүзе кулланылгандыр. Минем әлеге мөрәҗәгатьне кабул итмәделәр. Кеченә генә урам, ә күпме проблемнар.

— Димәк, урам исемнәрен татарча язуда ике төрле стандартлар кулланыла дигән сүзме бу? Хакимиятнең билгеле бер регламенты юкмы? Монда кем гаепле дип уйлыйсыз?

— Димәк, ике төрле стандартлар булып чыга. Күп очракта тәрҗемә итәргә оныталар. Безнең башкарма хакимият моны хәл итәргә тиеш.

Монда һәркемнең гаебе бар. Беренчедән, кайвакыт эшмәкәрләр моңа игътибар итми. Элмә такта ясаучы студияләр хата җибәрәдер, бәлки. Лениногорскида дәүләт телләренең үтәлешен күзәтүче махсус комиссия бар. Ул комиссия вакытлыча гына эшли. Алар көн саен хата тикшереп йөрми. Эшмәкәрләр бу канун турында оныталар, элмә такталарын җирле хакимият белән килештерми. Минемчә, җирле хакимият тикшереп торырга тиеш. Алар күрмәсә, халык күрсәтә ала. Эшмәкәрләр дә бу таләпне үтәргә бурычлы. Шуңа да монда һәркемнең гаебе бар.

Халыкның күпчелеге битараф. Казанда да гаризалар саны 200дән артмый

Хаталар китмәсен өчен халык активрак булырга тиеш. Мәсәлән, хаталы элмә такталар бәйгесендә Яшел Үзән, Чистай, Түбән Камадан катнашучылар бик аз. Мин Лениногорскида яшәмәсәм, бәлки анда да бу проблемга беркем игътибар итмәс иде. Ник дигәндә, Лениногорски белән Әлмәт шәһәрендәге хаталар буенча гаризаларны мин генә юлладым. Мин үзем Мәскәүдә укыйм. Апрель ахырында Лениногорскига кайттым һәм май башында мөрәҗәгатьләрне юлладым. Аңа кадәр февраль башында әлеге эшне эшләдем. Шушы ике-өч ай вакытында Лениногорски, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Баулыдан беркем дә хаталар күрсәтмәде. Мин аларның һәрберсен карап, "Халык контроле" кушымтасына аерым җибәрәм. Ә Әлмәт шәһәрен тикшерергә берничә кеше кирәк. Лениногорскида гына да ике атна буе йөрдем. Бик авыр, ләкин татар теле өчен вакытымны сарыф иттем. Мине бу бәйгедә нәрсә борчый? Халыкның күпчелеге битараф. Казанда да гаризалар саны 200дән артмый. Анда хаталарны берничә кеше генә эзләп йөри. Милләттәшләр өчен оят.

— Гомумән, син җибәргән гаризаларга түрәләрнең реакциясе нинди? Алар хаталарны төзәтәме?

— "Халык контроле" кушымтасына җибәрелгән һәр гариза хөкүмәт вәкилләре тарафыннан карала. Ләкин Лениногорски буенча гаризалар күп булу сәбәпле, алар үз вакытында элмә такталарны төзәтә алмый. Минем гаризалар карала, ләкин аларга түрәләрнең хисабы юк. Хәзер Лениногорски башкарма хакимиятендә чәчләрен тотып елыйлардыр. Элмә такталарны алмаштырмас өчен ябыштыргыч ябыштыралар яисә артык хәрефен алып аталар. Җирле хакимиятне битараф дип әйтә алмыйм, ләкин аларга күбрәк эшләргә кирәк.

— Лениногорскидан тыш, син Әлмәт, Азнакай шәһәрләрен тикшергәнсең. Бу шәһәрләр арасында нинди аерма бар?

Иң көлкеле хата – башкорт телендә язучылар бар

— Әлмәттә хәл бераз яхшырак. Анда бер телдә генә язылган элмә такталар азрак очрый. Ләкин Лениногорски белән чагыштырганда ул зур шәһәр, димәк, элмә такталар да, хаталар да күбрәк. Лениногорски үзәгендә исә, йә хаталар белән язалар, йә татарча мәгълүматны бөтенләй куеп тормыйлар. Урыссуда да шуңа охшаш хәл күзәтелә. Иң көлкеле хата – башкорт телендә язучылар бар. Мәсәлән, Лениногорскида бер ламбард эшли. Аның офисы Уфада урнашкан. Алар Башкортстаннан китерелгән элмә такта куйган иде. Мин шикаять бирдем. Алар элмә тактаны алмаштырды, ләкин Уфа шәһәрен барыбер Өфө дип калдырды. Әлмәттә дә башкортча язылган элмә такта күргәнем булды.

— Лениногорски – татарлар белән урыслар яши торган шәһәр. Син кибетләрдә татар телендә сөйләшә аласыңмы? Дәүләт теле сезнең шәһәрдә ничек кулланыла?

— Ярты очракта мине аңлыйлар һәм урысча җавап бирәләр, йә татарча сөйләшү дәвам итә. Кайвакыт мин урыс телендә сөйләшергә мәҗбүр булам. Азанакайда бөтен кеше татарча сөйләшә. Әлмәттә уртача хәл, Лениногорски белән Азнакай арасында тора. Урыс кибетчесеннән бер пакет бирегез дип сорасаң, йә карта белән түлим дисәң, ул интуитив рәвештә аңлый. Ә инде тирән темаларга кереп китсәң, мин аңламыйм, дип әйтүчеләр була.

— Татарстанда татар теленә дәүләт статусы бирелгәнгә 30 елдан артык вакыт узды. Ни өчен шушы вакыт эчендә ул чын мәгънәсендә дәүләт теле була аламады дип уйлыйсың?

Дәүләт теле, димәк, аның ниндидер мәҗбүрилеге булырга тиеш

— Әйе, Татарстанда татар теле теләсә-кайсы тармакта кулланыла диярлек. Ләкин аны бөтен татарлар да файдаланмый. Дәүләт теле, димәк, аның ниндидер мәҗбүрилеге булырга тиеш. Оешмалар телиме, юкмы – алар ике дәүләт телен дә кулланырга бурычлы. Мин берничә тапкыр Лениногорски хакимиятенә татар телендә мөрәҗәгать иттем, миңа татарча җавап килде.

Ни өчен барлык оешмалар да ике дәүләт телен тигез кулланмый? Без Русия составында яшибез. Бездә төп тел – урыс теле. Бу Татарстан күләмендә дә, шәһәр мохитендә дә шулай. Полиция, прокуратура, Росгвардия, тикшерү комитеты – федераль оешмалар. Алар өчен урыс теле генә бар. Аларга башка телне куллану мәҗбүри түгел. Бүген Татарстан прокуратурасы, эчке эшләр министрлыгы, салым хезмәте сайтлары татар телендә алып барылмый. Ә менә мәгариф өлкәсенә килгәндә, элек бездә татар һәм урыс телләре тигез дәрәҗәдә укытылды. Дәүләт теле икән, ул мәҗбүри тел була. Алайса элмә такталар, түрәләрнең җаваплары, кануннар, төбәк хакимияте карарлары ике телдә булырга тиеш, ә менә мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дип тә укытып булмый булып чыга. Татар теленең позициясе көчле иде. 2017 елгы үзгәрешләр (урыс булмаган телләргә басым - ред.) Удмуртиягә, мәсәлән, берничек тә тәэсир итмәде, Якутиядә башка вазгыять. Һәм һәр төбәкне бер кысага кыстылар. 2017 елдагы вакыйгалар республика телләрен дәүләт тарафыннан дискредитацияләде, минемчә. Мәктәптә татар телен ихтыяри укытырга ярый, ә менә элмә такталарда ике теллелек мәҗбүри булырга тиеш.

Канунда кибетчеләр, табибларның ике дәүләт телен белүнең мәҗбүрилеге юк

Канунда кибетчеләр, табибларның ике дәүләт телен белүнең мәҗбүрилеге юк. Анда татар телен белүче белгечләргә 15 процентлы өстәмә хезмәт хакы түләнә ала дип язылган. Татарстанда дәүләт хезмәткәрләре булып күп очракта татар кешеләре эшли. Икенчедән, татар теленә урыс теле белән көндәшлек итү авыр. Урыслар – 200 миллионлы халык. Ул башка телләргә дә йогынты ясый. Урыс теле – славян телләре арасында иң зуры. Бу телгә фәнни әдәбият, матур әдәбият, психологик әдәбият һәм хәтта сафсата әдәбияты да тәрҗемә ителә. Урыс телендә башка халыклар да иҗат итә, шул исәптән, татарлар да, казакълар да, украиннар да. Ул БМОның беренче алты теле арасына кергән. Ә без 7-8 миллионлы татар халкы. Әлбәттә, урыс теленең көндәшлеккә мөмкинлеге күбрәк. Кеше урыс телен яхшырак белсә, аңа шул кадәр отышлырак була дип санала. Мин урыс телендә укырга җиңелрәк дип әйтүчеләр белән ризалаша алам. Ләкин дәүләт статусы телнең ниндидер мәҗбүрилеге булуны аңлата. Әйе, урысларга кечкенә телләр кирәкми, алар аңа битараф, алар бит дөньякүләм тел вәкилләре. Татарлар ике телле халык, урыс мохитендә дә, татарныкында да яши ала. Урыс факторын һәрвакыт күз уңында тотарга кирәк. Саф татар районнарында татар теленең кулланылышын тормышка ашыру җиңелрәк. Бөгелмә, Казан, Чаллыда яшәүче урысларны татар телен өйрәнүгә ничек мәҗбүр итәргә? Бу курслар популяр булырмы?

Шуңа да дәүләт статусына ия булган татар теленең мәҗбүрилеге булырга тиеш һәм ике теллелекне тормышка ашырырга кирәк. Хәзерге вакытта Татарстанда бөтен кеше дә ике телне дә белми. Вазифаи затларга татар телен белүне мәҗбүри итү, мәктәпләрдә һәркемне мотлак укыту, элмә такталарны ике телдә язу булырга тиеш. Моның өчен урысларны гына түгел, шәһәр татарларының да менталитетын үзгәртергә кирәк. Лениногорскида да күпчелек татарлар, аңламаслар дип куркып урыс телендә аралаша. Арчада 90 процент татарлар яшәсә дә, уку теле – урысча булып кала. Азнакайда да шулай. Бердәм дәүләт имтиханы татар мәгарифенә зыян китерде. Бары Татарстанда гына 11нче сыйныфка кадәр татар телендә укып чыгып була иде. Ә Башкортстанда нибары 9нчы сыйныфка кадәр мөмкин булды. Чуашстан, Мордовиядә башлангыч сыйныфларда гына укыттылар. Бу уңыш бары Татарстанның сувернитетына бәйле иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG