Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Элмә такталарда хаталарга игътибар итү чиргә әйләнә башлады"


Хаталы элмә такта
Хаталы элмә такта

21 февральдә игълан ителгән "Татарча хатасыз!" фотомарафоны тәмам. Казанда бәйгенең җиңүчеләре игълан ителде.

Оештыручылар әйтүенчә, бер меңнән артык фото ясалган, шуларның бер өлеше “Халык контроле” порталына урнаштырылган. Уңай нәтиҗәләр белән мактанырга мөмкин, кайберләренең хаталары инде төзәтелгән. Фотолар Казан, Арча, Алабуга, Кайбыч һәм Югары Ослан районнарынан килгән.

Фотомарафон 21 февральдә игълан ителеп, элмә такталар, билбордлар, баннерлар, реклама белдерүләре, мәгълүмат такталары, юл күрсәткечләре, җитештерүчеләрнең тауар тышлыкларында татар телендәге грамматик, синтаксик һәм стилистик хаталарын табу, белдерүләрнең ике телдә башкарылганын күзәтү максаты куелган иде. Бәйге ике өлештән торды. Беренчесендә хаталар эзләделәр. Иң күп фотолар ясап, алар турында “Халык контроленә” шикаять итүчеләр икенче турга уздылар. Андыйлар – ундүрт кеше иде. Аларга үзара иҗади бәйгедә көч санашырга тәкъдим ителде. Һәрберсенә төрле темалар – “Сәләтле Казан”, “Матур туганда”, “Уяну”, “Укымышлы Казан”, “Тәмле Казан”, “Казан хәрәкәттә”, “Елмаючан Казан” кебек темалар бирелде. Өч сәгать дәвамында шуңа бәйле кызыклы фотосурәтләр ясарга тиешләр иде. Уңышлы кадр ясаучыларга өстәмә баллар бирелде.

Оештыручылар тарафыннан, кемдә кем күп хата тапса, шуңа iPhone бүләк ителә дип вәгъдә ителде. Төп бүләккә КФУ студенты Илзам Хаҗиев лаек булды. Илзам бәйгенең беренче өлешендә 154 хаталы элмә такта тапкан. Икенче урынны яулаган Миләүшә Нигъмәтуллинаның исемлегендә – 123 хаталы элмә такта. Өченче урынны бүлешкән Илсур Миңдубаев – 34, Адилә Җиһаншина – 41. Фоторәсемнәргә бәя бирүче хөкемдарларның аңлатуларына караганда, ундүрт кеше арасында кызыклы фотолар эшләүчеләр дә алар булган.

Оештыручылар әйтүенчә, хикмәт хаталы фотоларның күп булуында түгел, төп максатларның берсе – ул туган теленә битараф булмаган кешеләргә телне яклау ысулын күрсәтү, аларда ватандашлык җаваплылыкны арттыру, Татарстанның дәүләт телен гамәлдә булуын контрольдә тотарга кирәклеген аңлату.

iPhone иясе Илзам Хаҗиев шатлыгын яшерми, бәйге кызык һәм файдалы дип белдерде.

Илзам Хаҗиев (уртада) оештыручылар белән
Илзам Хаҗиев (уртада) оештыручылар белән

“Мин бик шат. Теләгәнемә ирешкәнемә сөенәм. Бәйге кызык һәм файдалы булды. Хаталарны төзәтергә өйрәндек. Хәзер ничек сөйләшергә, кемгә мөрәҗәгать итәргә, ничек хат язарга икәнен беләбез. Бәйге узды, әмма һаман да элмә тактада текст дөрес язылганмы икән, дип карыйм. Бу каңга сеңде бугай”, ди Илзам.

Миләүшә Нигъмәтуллина – Казан кызы, КФУның беренче курсын тәмамлый. “Казанда тузга язмаган хаталар күп булуы шаккатырды”, дип әйтә.

Миләүшә Нигъмәтуллина (уртада) оештыручылар белән
Миләүшә Нигъмәтуллина (уртада) оештыручылар белән

“Көн саен диярлек Казан буйлап чыгып китә идем, хата эзләдем. Бер көнем иң “уңыш”лысы булды. Вишневский урамыннан Павлюхин урамына кадәр бер яктан төштем, аннары икенче ягыннан кире өскә мендем. Шунда гына 40ка якын хата таптым. Гаҗәп, кайбер хаталар шундый сәер, ничек шулай язып була дип карап торасың. Урам күрсәткечләрендә дә хаталар бик күп икән. Бер яктан миңа бәйгедә катнашкан кешегә хата табу уңыш кебек, ә икенче яктан кызганыч күренеш. Бездә татарча белүчеләр юк кебек, гап-гади сүзләрдә дә хата җибәрәләр”, ди ул.

Илсур Миңдубаев Казанның 85 санлы мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли. “Элмә такталарга игътибар итә идем, әмма аны ничек төзәтү юлларын белмәдем”, дип әйтә.

Илсур Миңдубаев (уңнан икенче) оештыручылар белән
Илсур Миңдубаев (уңнан икенче) оештыручылар белән

“Хаталы язуларга юлыгам да: “Их, ник болай соң бу?” дип йөрәк рәнҗеп кала иде. Ә бу юлы кызыктым, тукта әле, катнашып карыйм, дим. “Халык контроле” порталына да урнаштырып утыру вакытны юкка уздыру булмады. Кайтаваз бар. Мәсәлән, Казанның 6нчы санлы хастаханәсенең элмә тактасында хата иде. Үзгәртәбез, диделәр. Карыйм: үзгәрткәннәр, әмма тагын хата киткән! “Килешмим” дип фикеремне белдердем. Хастаханәнең баш табибы үзе шалтыратып, “Ничек дөрес була, ярдәм итмәссезме?”, дип мөрәҗәгать итте. Ничек ярдәм итмисең ди? Сөендем генә!

Әмма бер уч фотоларымны “Халык контроле” кабул итмәде. Банк, кафе, кибетләрдә хаталы язулар шактый күп. Портал аларга җавап бирә алмыйбыз дип кире какты. Барыбер күңелле, ниндидер файда булса бу чарадан, мин шат. Хаталарга игътибар итеп, аларны төзәтергә булышучылар күбрәк булган саен, яхшы”, дип сөйләде ул “Азатлык”ка.

Бәйгенең үз кыенлыклары булган. Катнашучылар да, оештыручылар да “Халык контроле” порталына барлык фотоларны да урнаштыра алмадык, дип зарлана. Дәүләт порталының китек яклары ачыкланган. Мәсәлән, катнашучы үзе ясаган фотоларны урнаштырырга тели, әмма модераторлар аларны уздырмый, элми. Сәбәбен хаталы элмә такталар хосусый оешмаларныкы, ә портал бары тик дәүләт оешмаларын гына күздә тота дип аңлатыла. Портал ни өчен шундый бүленеш уздырганын оештыручылар аңлый алмый.

Оештыручылар: Тәбриз Яруллин, Римма Бикмөхәммәтова
Оештыручылар: Тәбриз Яруллин, Римма Бикмөхәммәтова

“Дәүләт оешмаларында барыбер татар теле начар куелмаган, элмә такталар ике телдә башкарылган, хаталар сирәк очрый. Алар язуларны башкарганда белгечләрен таба ала, кайдадыр татар теле белгече үзләрендә бар. Аларда шыр хата икән, дәүләт оешмасына оят булырга тиеш. Әмма, Казанны алыйк, хаталар күбрәк хосусый оешмаларга караган элмә такталарда күзәтелә бит. Алар хаталы булса да татарча язылган, афәрин, татар телен яхшы белүчене генә таба алмаганнар, бусы – минус. Эшне азагына җиткерә алмаганнар. Ә нигә аларга ярдәм итмәскә соң? “Халык контроле” модераторлары хосусый оешмаларга караган хаталы элмә такталар өчен җавап бирә алмыйбыз, без бары тик дәүләт оешмалары белән эшлибез, дип аңлата. Ширкәтләргә фәрман бирергә хокуклары юк, ди, әмма киңәш формасында хаталарга төртеп күрсәтеп, дөрес вариантын тәкъдим итә ала бит! Бездә татар теле белән эш итүче күпме оешма бар! КФУ галимнәре, андагы тәрҗемә үзәге дә эшли, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты бар. Киңәш формасында мөрәҗәгать итеп була бит!”, дип сөйли Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин.

Мондый проект киләсе елны да оештырырга кирәк дигән фикер яңгырады. Исегезгә төшерәбез: бу фотомарафон Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстанның мәгариф министрлыгы, “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан оештырылды.

XS
SM
MD
LG