Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Таттелеком"ның элеккеге хезмәткәрен 539 млн сумлык мошенниклыкта шикләнеп тоткарлаганнар


Денис Улесов
Денис Улесов

Тоткарланган Денис Улесов хәзерге вакытта "Татарстан мәгълүмат технологияләре" дәүләт оешмасы баш мөдире булып тора.

Казанда элек "Таттелеком"да эшләгән Денис Улесов тоткарланып, вакытлыча сак астында тоту урынына җибәрелгән, аңа каршы "Аеруча зур күләмдә мошенниклык" маддәсе белән җинаять эше ачылган дип хәбәр итә "БИЗНЕС Online" үз чыганакларына сылтанып.

Тикшерү фаразынча, "Таттелеком" МТС кәрәзле элемтә операторына үзенең йөзләгән чакрым чыбык каналларын кулланырга биреп торган, аның өчен дәүләт комитеты куйган бәяләрдән җиде тапкыр кимрәк акча алган. Куәт оешмалары фикеренчә, Улесов һәм әлегә ачыкланмаган затлар шушы юл белән 539 миллион сум акчаны үз кесәләренә салган.

Җинаять эше нигезендә "Таттелеком" һәм "МТС" ширкәте арасында, шулай ук "ТВТ" телерадиоширкәте арасында алты килешү ята. Беренче килешү 2010 елның 27 июлендә, эштә күрсәтелгән соңгы контракт 2014 елның 27 июнендә төзелгән. МТС "Таттелеком"нан барлыгы 817,8 чакрым каналны арендага алган диелә.

2010 елда Татарстан дәүләт комитеты 1 чакрым каналны 9 415 сумнан алып 10 106 сумга кадәр бәяләгән. Ун елдан соң ачыкланганча, МТС белән төзелгән алты килешүнең бишесендә бер чакрым канал 1350 сумнан, тагын бер килешүдә 1431 сумнан арендага бирелгән.

Килешүләрнең берсен "Таттелеком"ның элеккеге баш мөдире Лотфулла Шәфигуллин, калганнарын Улесов имзалаган диелә.

Денис Улесов "Таттелеком" ширкәтендә 11 ел эшләгән һәм Шәфигуллинның беренче урынбасары булып торган. Аңа кадәр Улесов төрле елларда ТАИФта һәм МТСның Татарстан бүлегендә эшләгән. 2018 елда "Татарстанның атказанган икътисадчысы" мактаулы исеме белән бүләкләнгән булган.

Элегрәк Казанда "Электроприбор" ачык акционерлык җәмгыятенең баш мөдире Павел Шацкихны тоткарлаган иделәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG