Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда соңгы 14 елда беренче тапкыр халык саны кимегән


2020 елда республикада халык саны 8,8 мең кешегә азайган.

Татарстанда 2021 ел башына 3 894,12 мең кеше яшәгән, 2020 ел башына республикада 3 902,89 мең кеше яшәгән булган, шулай итеп, бер ел эчендә халык саны 8,8 мең кешегә азайган. Бу санны "Ачык Татарстан" сайты республиканың статистика идарәсе һәм муниципалитетлар биргән мәгълүматка нигезләнеп китергән.

Соңгы 14 елда беренче тапкыр халык саны кимүе күзәтелә. 2007 елдан башлап республикада халык саны елдан-елга артып килгән, 2016 елда ул елына 16 мең кешедән дә артып киткән булган. Тик соңгы дүрт елда арту акрыная барган.

Татарстанда халык санының табигый кимүе дә зур күрсәткечкә җиткән. 2020 елда республикада туучылар саны үлүчеләр санын каплый алмаган, табигый кимү 12,98 мең кеше булган, ә 2019 елда кимү 180 кеше тәшкил иткән. Халыкның табигый кимүе тизлеге ягыннан Татарстан Русиядә иң алда бара – бу сан бер елда 72 тапкыр үскән. Шул ук вакытта Татарстан 2020 елда үлемнәр саны арту ягыннан да илдә беренчеләрдән булды. Узган елда республикада 54 мең кеше үлгән, бу 2019 елга караганда 27 процентка артыграк булды.

Халык иң нык кимегән районнар – Бөгелмә һәм Азнакай, аларда халык саны елга бер меңнән артык кешегә кимегән. Республиканың биш районында гына халык саны арткан. Бу районнар Чаллы һәм Казанның тирә-ягында. Тукай районы 2,69 процент, Югары Ослан 0,83 процент, Биектау 2,16, Лаеш 7,34 һәм Питрәч районы 9,34 процент үсеш күрсәткән. Бу районнар күбрәк кеше күченеп килү хисабына үскән.

Туучылар саны үлүчеләрдән арту аркасында халык санын арттырган район берәү генә – Питрәч районы. Монда табигый артым 160 кеше булган.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, начар күрсәткечләргә карамастан, халык үлеме ягыннан хәл Татарстанда барыбер гомумән Русиядәгегә караганда яхшырак, дип белдергән иде. 2021 ел башына Татарстанда үлемнәр саны бер мең кешегә 14,7 кеше булган, майга бу сан 13 кешегә кадәр кимегән диелде. Идел буе федераль бүлгесендә бу күрсәткеч ел башына 17,1 кеше, Русиядә – 16,6 кеше дәрәҗәсендә булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG