Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русия думасына сайлауны 2021 елның 19 сентябренә билгеләде


Владимир Путин
Владимир Путин

Думага сайлау белән бергә тугыз төбәк җитәкчесе, 39 төбәктә җирле парламентларга сайлаулар узачак.

Русия президенты Владимир Путин Русия думасына сайлау көнен билгеләгән фәрман имзалады. Сайлау 2021 елның 19 сентябрендә узачак. Сайлау көнен билгеләү карары рәсми дөнья күргәннән соң гамәлгә керә, фәрман биш көн эчендә хокукый мәгълүмат порталы яки "Российская газета" битләрендә басылырга тиеш.

Фәрман имзаланганнан соң Русия үзәк сайлау комитеты тавыш бирүне уздыру тәртибен кабул итәргә, ә сәяси фиркаләр җыеннарын уздырып, намзәтләр һәм програмнарын расларга тиеш була. Русиядә сайлауларда катнашырга хокукы булган 30дан артык сәяси фирка эшли. Аларның ундүрте парлементка сайлауларда ташламалы рәвештә – сайлаучылардан имзалар җыймый гына катнаша ала.

Думага сайлау белән бергә тугыз төбәк җитәкчесе, 39 төбәктә җирле парламентларга сайлаулар узачак.

Май ахырында Русия думасы экстремист дип танылган оешмалар эшчәнлегенә кагылышы булучыларга сайлауларда катнашуны тыючы канун чыгарды. 9 июньдә исә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Алексей Навальный нигез салган Коррупциягә каршы көрәш фондын һәм сәясәтченең штабларын, шулай ук "Ватандашларның хокукларын яклау фонды" оешмасын (Русия хакимияте тарафыннан "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертелгән) экстремист дип таныды һәм аларның Русиядә эшчәнлеген тыйды.

Бу карарлар кабул ителгәч, Навальный тарафдарлары, аларның гамәлләре экстремист оешмага теләктәшлек дип танылса, бер сайлауда да үз намзәтләрен куя алмый.

Алексей Навальныйның көрәштәше Любовь Соболь бу карарлар кабул ителгәнән соң Русия думасына сайлау алды кампаниясен туктатты. Ул хәзерге вазгыятьтә үзенең ихтыярыйлары, хезмәткәрләре һәм сайлау кампаниясенә акча бирүчеләрнең иминлеген тәэмин итә алмавын белдерде, бу кешеләр турында барлык мәгълүмат дәүләттә булачак, диде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG