Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасына сайлау өч көн дәвам итәчәк


Сайлауны өч көнгә сузу коронавирус таралуны чикләү максаты белән аңлатыла.

Русия думасына чираттагы сайлау өч көн — 17-19 сентябрьдә узачак. Русия үзәк сайлау комиссиясе шулай карар иткән.

Комиссия рәисе Элла Памфилова әйтүенчә, коронавирус эпидемиясе сәбәпле "Роспотребнадзор киңәшен, җәмәгатьчелек фикерен белешү нәтиҗәләрен, белгечләр дискуссиясен исәпкә алып", шундый карарга килгәннәр.
Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова "тавыш бирүне өч көн уздыру чир йоктыру мөмкинлегеннән котылырга ярдәм итә" дип белдерде. Ул шулай ук тавыш бирүдә катнашучы барлык кешеләрнең вакцина кадаткан булуына ирешү кирәклеген әйтте.

Памфилова күзәтүчеләргә тавыш бирү вакытында өч көн буе эшләү авыр булачагын таныды һәм аларга "комфорт шартлар" булдырылачагын белдерде.
Русия тарихында тавыш бирүне дерничә көнгә сузу беренче тапкыр былтыр ил конституциясен үзгәрткәндә күзәтелде. Ул чакта да коронавирус эпидемиясен сылтау итеп, тавыш бирүне бер атнага суздылар. Шуннан соң Русия думасына сайлауны да берничә көн дәвамында уздыру мөмкинлеге бирүче канун чыгарылды.

Шул ук вакытта Роспотребнадзор былтыр кулланылган, йорт янындагы җирләрдә тавыш бирү оештырудан баш тартырга киңәш итте.

Былтыр Русия конституциясен үзгәртү өчен тавыш бирү вакытында кайбер очракларда йорт янында тавыш бирү бюльлетеннәре тартмаларын бүкән өстенә кую сәбәпле ул чара халыкта "бүкән өстендә тавыш бирү" дип атала башлады. Бәйсез күзәтүчеләр бу тавыш бирүне тәнкыйтьләп чыкты, бу хәрәмләшү мөмкинлекләрен арттырды, күзәтү мөмкинлекләрен киметте дип белдерде.

17 июньдә Русия президенты Владимир Путин Русия думасын сайлауны 19 сентябрьдә уздыру турында фәрман имзалады. Дума депутатларының яртысы бер мандатлы бүлгеләрдән, яртысы фирка исемлекләре аша сайланачак. Сайлауда барлыгы 30дан артык фирканең катнашу хокукы бар, әмма аларның 14е генә сайлау бюльлетененә үз тарафдарларыннан имзалар җыймыйча теркәлә алачак.

Сайлау көне билгеләнер алдыннан Русия думасы кабул иткән яңа канун нигезендә экстремизм эшчәнлеге белән бәйле дип танылган кешеләр сайлана алмаячак. Ә күптән түгел Русия хакимиятләре оппозицион сәясәтче Алексей Навальный оешмаларын экстремистик дип таныган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG