Accessibility links

Кайнар хәбәр

Имтиханны 100 баллга тапшырган Алинә Вәлиева: "Теләк булса, татарчага да, урысчага да яхшы өйрәнеп була"


Альбина (сулда) һәм Алинә (уңда) Вәлиевалар
Альбина (сулда) һәм Алинә (уңда) Вәлиевалар

Актанышның сәләтле балалар өчен татар гимназиясе укучысы Алинә Вәлиева быел урыс теленнән Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыйган. Татарча уку башка фәннәрне үзләштерүгә кыенлык тудырмый, ди ул. Алинә белән уңышы һәм киләчәккә планнары турында сөйләштек.

Ел саен диярлек татар мәктәпләрен тәмамлаучы укучылар Бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда зур уңышка ирешә. 2019 елда Казанның Мәрҗани исемендәге татар гимназиясе укучысы Рамил Баһавиев 4 фәннән 399 балл җыйган иде. Узган ел Кукмара районының Ядегәр авылы мәктәбен тәмамлаган Инсаф Фәйзрахманов дүрт фәннән 393 балл җыюга иреште. Мондый мисаллар татар мәктәпләрендә дә сыйфатлы белем бирелгәнен, фәннәрне татарча укыту белем дәрәҗәсенә тискәре тәэсир итмәгәнен дәлилли.

Быел да татар мәктәпләре уңышлары белән мактана ала. Актанышның сәләтле балалар өчен татар гимназиясе чыгарылыш укучысы Алинә Вәлиева урыс теленнән бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшыра алган. Моннан тыш укучылар Альбина Вәлиева белән Раил Ибраһимов имтиханны 98 баллга биргән.

Бу уңыш уңаеннан без Алинә белән сөйләшеп алдык. Ул Актанышның үзеннән. Музыка һәм төрле телләр белән кызыксына. Имтиханны яхшы тапшыру өчен тырышып укырга гына кирәк, ди ул.

— Алинә, урыс теленнән имтиханны 100 баллга тапшыру сере нәрсәдә? Ничек әзерләндегез?

Алинә Вәлиева
Алинә Вәлиева

— 100 балл җыюда алай бернинди дә аерым сер юктыр дип уйлыйм. Аның өчен бары тик вакытыңны дөрес оештырып, һәр көнне, башка предметларны да онытмыйча, урыс теле белән шөгыльләнергә кирәк. Моннан тыш балачактан ук күп итеп китап та уку ярдәм иткәндер.

Без сыйныф белән бергә, укытучыбыз белән бергә тырышып әзерләндек. Өстәмә дәресләр дә булды, өйгә кайткач, үзем дә өстәмә эшләдем. Мәктәбемдә шундый көчле укытучылар булганда репетиторларга йөрергә дә кирәк булмады, моның мәгънәсе юк.

— Ә үзегез нинди университетка керергә җыенасыз? Кем булырга телисез?

— 11нче сыйныфка күчкәч, халыкара икътисад, төрле илләр арасындагы мөнәсәбәтләр белән кызыксына башладым. Киләчәктә үземне шул өлкәдә эшләвемне күрәм, шуңа Казан университетының икътисад бүлегенә укырга керергә ниятлим.

— Гимназиядә төрле фәннәрне татарча укыйсызмы? Гомумән, дусларыгыз, яшьтәшләрегез күбрәк нинди телдә сөйләшә?

Татарча белем алу һич кыенлык тудырмый

— Мәктәптә без татарча укыйбыз, урыс телен дә яхшы өйрәнәбез. Татарча белем алу һич кыенлык тудырмый, укытучылар профессиональ итеп барысын да аңлатып бирә, нәрсәнедер аңламау мөмкинлеге калмый. Математика да, физика да татар телендә аңлашыла.

Бездә татар теле кирәкме, юкмы дигән сорау барлыкка да килми, без бит татар балалары булып тудык. Шуңа күрә дусларым арасында "татар теле киләчәктә кирәкми" диючеләр юк. Бөтен халыклар да үз телен, тарихын саклауның мөһим икәнен аңлый, татарлар да чыгарма түгел. Безнең арада татар телендә начар сөйләшүчеләр дә юк, барысы да туган телендә саф чиста сөйләшә. Дусларым һәм яшьтәшләрем белән без татарча аралашабыз.

— Бер төркем ата-аналар татар теле дәресләре укучыларга урыс телен үзләштерергә комачаулый дигән фикер белдергән иде. Моның турында ни уйлыйсыз?

— Мин комачаулый дип уйламыйм. Теләк булса, барысын да эшләп була: татар телен дә, урыс телен дә яхшы үзләштереп була. Моннан тыш тагын бер яки ике тел белсәң, тагын да яхшырак, чөнки хәзер дөньяда глобализация процессы бара, күбрәк телне белү кирәк.

Бүгенге көндә замана кешесенә күптелле булу бик әһәмиятле

Бүгенге көндә замана кешесенә күптелле булу бик әһәмиятле дип саныйм. Тел белү кешегә калган халыклар, илләр белән ныклы бәйләнеш төзергә ярдәм итә. Тел белеп, син үзеңнең туган ягың турында калган ил кешеләренә сөйли, аның белән горурлануыңны күрсәтә аласың.

Моннан тыш телләрне өйрәнү акылны үстерә дигән сүзләр дә ишетәбез, чит телне үзләштерү кешенең хәтерен яхшырта, баш миен тизрәк эшләтә: яңа грамматиканы, сүзләрне өйрәнү бик гади эш түгел. Күбрәк тел белгән кеше, чит якларда да югалып калмый, үзен кыю һәм ышанычлы тота.

— Димәк, татар мәктәбендә укуны сез өстенлек булып саныйсыз?

Безнең уйлавыбыз, фикерләвебез дә татарча

— Мин үзем татар кызы булгач, татар мәктәбендә уку миңа уңай булды. Татар баласына татар мәктәбендә уку кулайрактыр дип уйлыйм. Безнең уйлавыбыз, фикерләвебез дә татарча. Урыс мәктәбенә җайлашу авыррак булыр иде, безнең дөньяга карашларабыз да аерылырга мөмкин.

— Ә имтиханны 100 баллга тапшыру, беренче чиратта, кем уңышы дип саныйсыз?

— Бу уңыш үземнеке дә, мәктәбемнеке дә, укытучымныкы да, гаиләмнеке дә. Мәктәп миңа бик күп белем бирде, гаиләм гел ярдәм кулы сузып торды, ә мин, аларның тырышлыкларын аклар өчен, үзем нык итеп әзерләндем.

— Башка сыйныфташларыгыз имтиханнарны ничек тапшырдылар? Югары баллар күпме?

— Сыйныфташларым да имтиханны бик әйбәт тапшырды, кубесенең баллары 90нан артык булды. Тапшыра алмаучылар юк дип беләм. Игезәк туганым да урыс теленнән имтиханны 98 баллга тапшырды.

Сыйныфташларның күбесе математика һәм җәмгыять белеме имтиханнарын тапшырды. Күбесенчә икътисадчы, юрист, инженер буласылары килә, үзләрен эшмәкәрлектә дә сынап карыйсы килүчеләр бар. Безнең арада Мәскәү югары уку йортларына кереп карамакчы булган кешеләр бар. Аларга чын күңелдән хыялларының чынга ашуын телим.

— Мәктәп укучыларына ни дияр идегез? Бәлки, имтиханга әзерлек турында берничә "лайфхак" әйтерсез?

Кешенең нинди телдә укуы аның белеменә тәэсир итми, барысы да аның тырышлыгыннан тора

— Тырышып укырга кирәк. Кешенең нинди телдә укуы аның белеменә, уку нәтиҗәләренә тәэсир итми дип уйлыйм, барысы да кешенең үз тырышлыгыннан тора. Имтиханга әзерләнгәндә ялкауланмаска, җиңелрәк биремнәрдән башлап кыенракларына күчәргә кирәк. Һәркөн һәр сайланган предметтан да кимендә берешәр вариант чишәргә кирәк, шул вакытта гына үзеңнең максимум балларыңа ирешә аласың. Әлбәттә, йокы һәм ял турында да онытмаска кирәк.

— Яшьләр татарча сөйләшсен өчен нишләргә кирәк дип саныйсыз? Яшьләрдә татар теле популяр булыр өчен, күбрәк кеше сөйләшсен өчен нишләргә кирәк?

— Яшьләр татарча сөйләшсен өчен, алар татар мохитендә туып яшәргә тиештер дип саныйм. Татар халкының матур гореф-гадәтләрен күреп үскән бала үзе татар телен, туган ягын ярата башлый.

Баланың ирекле итеп татар әдәбиятын һәм телен өйрәнергә мөмкинлеге булырга тиеш

Татар мохитен булдыру өчен баланың ирекле итеп татар әдәбиятын һәм телен өйрәнергә мөмкинлеге булырга тиеш. Ул үз телендә җырларга, татар көйләренә биергә тиеш. Татар әсәрләрен сәхнәгә куеп, татарча фильмнар карау мөмкинлеге дә кирәк.

Хәзерге вакытта заманча фильм һәм сериаллар күбесе урыс телендә, үсмерләрнең яшенә туры килгән, аларны дулкынландырган мәсьәләләрне ачыклаган, аларга чишелү тәкъдим иткән татарча фильм-сериаллар да карау кызык булыр иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG