Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә декрет акчалары эше дип йөртелүче җинаять эшенең шаһитлары һәм зыян күрүчеләрен сораштыру башланды. Тикшерү фаразынча, Вахитов районы социаль иминиятләштерү фонды бүлегендә бер төркем хезмәткәр йөзләгән хатын-кызга йөклелек өчен ялган түләүләр рәсмиләштергән. Бу җинаятьчел төркемдә ун кеше, шул исәптән Вахитов районы филиалы башлыгы Айдар Йосыпов та булган диелә.
Йосыповның элеккеге урынбасары Алексей Беляков һәм маммолог Гиа Чухуа качып киткән, алар федераль эзләүгә бирелгән дип яза "Бизнес online".
Әлеге кешеләр 2013-2018 елларда алдау белән бюджеттан 80 миллион (мәхкәмәдә 61,4 млн сум турында әйтелде – ред.) сумнан артык акча урлаган дип фаразланды. Караклык өчен алар уйлап чыгарылган оешмалар, ширкәтләр кулланган. Аерым алганда, алар 147 хатын-кызны йөкле дип ялганлап, бу хатыннарның 2015-2016 елларда алган керемнәре турында документлар рәсмиләштергән, йөклелек, бала табу, декрет яллары өчен дәүләттән акчалата ярдәм алып, үз кесәләренә салганнар диелде.
Хөкем ителүчеләрнең алтысы гаепләрен өлешчә таныды диелә. Бу эшнең сигез фигуранты читкә китмәү шарты белән иректә кала, тагын икесенә кайбер гамәлләрдә чикләү кертелгән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!