Төркиянең Истанбул шәһәрендәге Тукай һәйкәле төзекләндерелә башлаган. Бу хакта "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин хәбәр итте.
Элегрәк Нәбиуллин Истанбулда Тукай һәйкәленең начар хәлдә булуы турында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка һәм республика мәдәният министры Ирада Әюповага хат юллаган иде.
Мөрәҗәгатендә активист һәйкәлнең плитәләре җимерелгән, Тукай исеме кырылган, күренми дип, хәлне тасвирлап бирде.
Берничә көн элек Нәбиуллинга Татарстан президенты идарәсеннән җавап хаты килгән.
"Истанбул мэриясе җитәкчелеге белән сөйләшүләр нәтиҗәсендә Г.Тукай паркындагы тиешле эшләрне беренчел чиратта башкару турында карар кабул ителде. 27 майга булган мәгълүматларга караганда, мэриянең Парклар һәм скверлар идарәсе тарафыннан паркны яшелләндерү, газонга автоматик су сибү системасын көйләү һәм башка эшләр алып барыла. Шулай ук һәйкәлне элеккеге рәвештә торгызу, шул исәптән җимерелгән мәрмәр плитәләрне алмаштыру, композициядә булган язуларны торгызу һәм шагыйрьнең биографиясен берничә телдә бәян итүче мәгълүмати стела урнаштыру буенча әзерлек эшләре алып барыла", диелгән анда.
Нәбиуллин әйтүенчә, язуларны инде язганнар, паркны тәртипкә салу бара, шагыйрьнең йөзе әле чистартылмаган, әмма эшчеләр бүген кичкә кадәр чистартылачак дип әйткән. Шулай ук алар Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге дә даими килеп күзәтә дип сөйләгәннәр.
"Ниһаять һәйкәл тәртипкә китереләчәк. Ул өч елга якын таушалган хәлдә торды. Татарстан мәдәният министрлыгына да берничә хат язылды, әмма президентка язгач кына алга китеш булды. Алга таба да татарлар белән бәйле һәйкәлләрне тәртиптә тоту бик мөһим дип саныйм. Истанбулдагы Идел-Урал оешмасы бу мәсьәләдә эшләми", диде Нәбиуллин.
2019 елның декабре ахырында Истанбулның Әюпсолтан районында паркта куелган Тукай һәйкәле төзекләндереләчәк дип хәбәр ителде. Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов бу турыда Наил Нәбиуллинга рәсми хатында язган иде. Татарстан вәкиллеге Истанбул мэриясе белән һәйкәл янында Тукай тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче такта урнаштыру һәм һәйкәлнең элек зыян килгән язуларын алыштыру турында сөйләшүләр алып бара диелде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!