Accessibility links

Татарстан экстремист дип танылган оешма тарафдарларын сайланудан мәхрүм итүче канун әзерли


Моннан тыш, “ят агент” дип тамгаланган намзәтләр үгетләү материалларында бу турыда зур итеп язарга тиеш була.

Татарстан парламенты Русия думасының экстремист дип танылган оешма вәкилләрен сайланудан мәхрүм итү канунына яраклаштырып республика кануны чыгарырга җыена. Җирле кануннарга бу турыда үзгәрешләрне Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әзерләгән дип яза "Коммерсант".

Моннан тыш, Татарстан депутатлары кабул итәсе канунда намзәт "ят агент" дип аталучылар исемлегенә кертелгән булса, бу турыда ул үгетләү материалларында зур итеп язып чыгарырга тиеш дигән таләп тә кертелә. Бу таләп "ят агент" дип танылганнарны гына түгел, аларга ниндидер кагылышы булганнарны да чикләчәк. Атап әйткәндә, республика һәм муниципаль сайлауларда сайлау кәгазьләрендә бу статус күрсәтелеп куелырга тиеш, ә намзәтнең үгетләү материаллары мәйданының 15 проценттан да ким булмаган өлешен бу турыда язу алып торырга тиеш диелә. Медиаларда чыккан язмаларда да шундый тамгалау таләп ителә. "Ят агент" намзәтләргә сайлау фондларына хәйрия акчалары кертү кагыйдәләре дә кырыслатыла диелә.

Оппозиция сәясәтчеләре һәм экспертлар әлеге тәкъдим ителгән чикләүләр сайлауларга тиешсез кешеләрне кертмәс өчен "коралларның берсе" булырга мөмкин дип саный.

"Канун шундый итеп язылган – син теләсә кайсы мизгелдә "ят агент" була аласың. Бу бик җиңел эшләнә: ят агент дип танылган кеше сиңа 1 сум акча күчерсә дә, син аның белән бәйле саналасың. Бу хакимият өчен теләнмәгән намзәтләрнең барысы өчен дә куркыныч тудыра" дигән "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин.

Сәясәт галиме Сергей Сергеев әлеге төзәтмәләр кертелсә дә, кертелмәсә дә, Татарстанда сайлаулар тыныч узарга тиеш дип саный.

"Бу кануннарның сәбәбе шунда, хакимият Мәскәүдә һәм Петербурда системнан тыш оппозициянең үтүеннән курыкты" дигән белгеч. Ул шулай ук Татарстанда моңа кадәр бер мандатлы бүлгеләрдә "хакимият фиркасе вәкиле булмаган" бер генә намзәт тә үткәне юк дип искәрткән.

Экстремист дип танылган оешма тарафдарларына сайлауларда катнашуны тыючы канун (аны "ФБКга каршы канун" дип тә йөртәләр) Русия думасы тарафыннан ашыгыч төстә май ахырында кабул ителде. Яңа канунга ярашлы, экстремист дип танылган оешмага кагылышы булган кешеләр Русиядә сайлап куела торган теләсә-кайсы органга сайлана алмый. Бу тыю оешма җитәкчеләре, анда катнашучылар, волонтерларга гына түгел, гомумән, оешмага финанс, киңәш белән, матди яктан яки "башка төр" ярдәм күрсәтүчеләргә дә кагылачак. Аерым алганда, оешма эшчәнлегенә кагылышы бар дип саналу өчен кешегә аны хуплаган сүзләр әйтү дә җитә. Андыйларга өч ел дәвамында сайлауга намзәт булу тыелачак. Оешма җитәкчеләре исә биш елга мондый хокуктан мәхрүм ителә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG