Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор Google-дан "Акыллы тавыш бирү" сайтын ябуны таләп итә


Шикаятьтә сайт интернет кулланучыларның шәхси мәгълүматын эшкәртү кагыйдәләрен боза диелгән.

Роскомнадзор Google-га Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның "Акыллы тавыш бирү" ("Умное голосование") проекты сайтын техник тәэмин итүен туктатуын сорап хат җибәргән. Бу турыда юрист Андрей Еланцев шикаятенә Роскомнадзор җавабында әйтелә. Моңа Коммерсант игътибар иткән.

Роскомнадзор әлеге ресурс кулланучыларның шәхси мәгълүматын эшкәртү кагыйдәләрен боза дип саный.

Екатеринбурдагы "Репутация" хокук яклау үзәге җитәкчесе Андрей Еланцев сөйләгәнчә, ул "Акыллы тавыш бирү" серверларының АКШта урнашканын күргәч, Роскомнадзорга мөрәҗәгать иткән. Еланцев "Умное голосование" сайтында "яхшы ният белән дип кыланып, яшерен рәвештә Русия ватандашлары турында кирәгеннән артык мәгълүмат җыю барган" дип саный.

Проект сайтында, шул исәптән, кешенең паспорт мәгълүматы, телефон номерлары, яшәү урыны һәм электрон әрҗәсе адресы да җыеп алына.

"Акыллы тавыш бирү" проектын Алексей Навальный 2018 елда башлады. Сайтта теркәлеп, сайлаучылар "Бердәм Русия" фиркасе намзәтен җиңүе иң зур ихтималга ия булган намзәт өчен тавыш бирә. Сайт 2019.vote адресында эшләп киткәч үк Роскомнадзор аны шәхси мәгълүмат субъектлары хокукларын бозучылар исемлегенә керттте һәм аны мәхкәмә аша тыюга иреште. Моннан соң сайтны appspot.com доменындагы яңа адреска күчерделәр. Бу домен Google ширкәтенеке. Шулай итеп, проект эшләвен дәвам итте.

"Акыллы тавыш бирү" алымын 2019 һәм 2020 елда сайлаулар вакытында кулландылар. Ул Мәскәү шәһәр думасына, Томски, Новосибирски шәһәрләре парламентларына сайлауларда да кулланылды. Соңгы ике шәһәрдә Навальный тарафдарлары депутат мандаты алуга иреште. Шушы ук алымны Навальный көрәштәшләре сентябрьдә узачак Русия думасы сайлауларында да файдаланырга ниятли.

2020 ел сентябрендә Навальный тарафдарлары "Акыллы тавыш бирү" проектын тагын да киңрәк кулланачакларын белдерде. Бу проектны юкка чыгарып булмый, чөнки ул интернетта, диелде. Экспертлар Telegram һәм WhatsApp-та урнашкан чат-ботларны куллану бу проектны "томалап булмый торган диярлек" итә дип бәяләде.

Шул ук вакытта 2021 елда яңа кануннар кабул ителгәннән соң Роскомнадзор сайтларны мәхкәмә аша гына түгел, ә мәхкәмәгә бирми генә дә томалау мөмкинлеге алды. Моның өчен сайлау комиссиясенең әлеге ресурс канунсыз үгетләү эше алып барганын тануы кирәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG