Татарстанның өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүче педагоглары хезмәт хакларын күтәрүне сорап Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән. Алар үзләренең хезмәт хакы Татарстанда укытучыларның уртача хезмәт хакыннан түбәнрәк булуына зарлана. Хатта әйтелгәнчә, өстәмә белем бирү оешмалары мөдирләре, директор урынбасарлары педагогик хезмәткәрләр булып саналмый, шуңа күрә аларга президентның педагогларга социаль ярдәм күрсәтү турында фәрманы кагылмый диелә. Бу фәрман нигезендә педагогларның хезмәт хакы төбәктәге уртача хезмәт хакыннан да ким булырга тиеш түгел.
Хат авторлары саннар да китергән. Татарстанда өстәмә белем бирү оешмасы директоры хезмәт хакы 26 мең сум, директор урынбасарыныкы - 23 400 сум диелә. Алар кайчакта укытучыдан да азрак акча ала дип билгеләп үтелә. Бу төр хезмәткәрләрнең эш хакы 2018 елдан бирле күтәрелмәгән. Шул ук вакытта мөдирләр өстәмә белем бирү оешмасы эшчәнлеге өчен шәхси җаваплылык тота, балаларның тормышы, сәламәтлеге һәм иминлеге өчен җавап бирә дип искәрткән мөрәҗәгать авторлары.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!