Accessibility links

Кайнар хәбәр

Pussy Riot төркеменнән Мария Алёхина 15 тәүлеккә кулга алынган


Мария Алехина
Мария Алехина

Аңа кадәр төркемнең тагын өч әгъзасы шулай ук 15 тәүлеккә сак астына куелды. Аларны полициягә буйсынмау һәм вак хулиганлыкта гаепләделәр.

Мәскәүдә мәхкәмә Pussy Riot әгъзасы Мария Алехинаны 15 тәүлеккә кулга алган. Бу турыда Медиазона хәбәр итә.

Алехинаны полиция таләпләрен үтәмәүдә гаепләгәннәр. Гыйнвар ахырыннан ул "санитар эш" нигезендә өй сагында тора иде.

Мария Алехинаны 22 июньдә өенән CОVID-19 вакцинасы кадату өчен чыккач тотып алганнар. Кызның адковаты Ольга Карлова сүзләренчә, ул прививка ясатырга чыгачагы турында тикшерүчегә алдан әйтеп куйган булган. Формаль сәбәп буларак Алехинаның Икенче дөнья сугышы башлану көне уңаеннан берәр акция уздыру ихтималы аталган.

23 июньдә Pussy Riot әгъзаларының тагын өчесе тоткарланган иде. Аларга да 15 тәүлек ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелде. Люся Штейн һәм Анна Кузьминых, Алехина кебек үк, полициягә буйсынмау маддәсе белән җавапка тартылган, ә Александр Софеев вак хулиганлыкта гаепле дип табылган.

21 июньдә Мәскәүдәге мәхкәмә Pussy Riot әгъзасы Вероника Никульшинаны полициянең кануни таләпләренә буйсынмау маддәсе белән тоткарлады. Активист кыз аңлатмалар бирү өчен полиция бүлегенә барудан баш тартты. Полиция аны Петербурда Евро-2020 чараларын өзәргә җыенуда шикләнеп тоткарлаган булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG